Си Цзиньпин өченче тапкыр Кытай Коммунистлар партиясе генераль секретаре итеп сайланды
20 нче чакырылыш Кытай Коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты Си Цзиньпинны Кытай Коммунистлар партиясенең Үзәк комитетының генераль секретаре итеп өченче срокка сайлады. Үзәк комитетның карарында шул турыда әйтелә. Карарны Синьхуа агентлыгы чыгарды.
Төп үзгәрешләр сәяси бюро составына һәм сәяси бюроның даими комитетына кагылган, алар киләсе биш ел эчендә Си Цзиньпин белән бергә Кытай өчен иң өстенлекле мәсьәләләрне хәл итәчәк.
Массакүләм мәгълүмат чараларында Кытай Компартиясенең элеккеге генераль секретаре, Кытай Халык Республикасының элеккеге рәисе Ху Цзиньтаоның 20 нче съездның ябылу тантанасыннан вакытыннан алда китүе күпертелеп язылды. Ләкин соңрак 79 яшьлек сәясәтченең үзен начар хис итүе билгеле булды, аңа хәтта президиумнан чыгу өчен ярдәм дә таләп ителгән.