Алабуга гимнастлары «Юность Закамья» төбәкара турнирыннан алтын медальләр белән кайтты.
Нәфис гимнастика буенча «Юность Закамья» төбәкара турниры Әлмәттә 8-9 октябрьдә узды. Анда Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Оренбург, Димитровград, Лениногорск, Казан, Әлмәт, Алабуга спортчылары катнашты.
Алабуга шәһәре данын тренер Нәргис Рәджәбова җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбеннән 12 кеше яклады. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Ярыш нәтиҗәләре шәхси программада үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны Елизавета Низаметдинова, Кира Никитина, Дарина Алимарданова, Анна Кузнецова, Софья Закирова, Ралина Харисова һәм Алия Сатдарова алды, икенче урында — Злата Брусова.
Төркем күнегүләрендә беренче урыннарны «Феникс» һәм «Эдельвейс» командалары алды.