18 октябрьдә Санкт-Петербургта «Тарлан» фильмы күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм «Татаркино» уртак проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә. Соңгы 4 елда Санкт-Петербургның төрле мәйданчыкларында Татарстан киносы көннәре үткәрелә. Анда яңа фильмнар тәкъдим ителә, режиссерлар белән очрашулар һәм әңгәмәләр оештырыла.
Фильм Татарстан киносы көне кысаларында «ПитерКиТ» Халыкара студентлар фильмнары фестивалендә күрсәтеләчәк. Моннан тыш, фильмны караганнан соң режиссер Юлия Захарова һәм «Чәк-чәк Party» белән иҗади очрашу узачак.
«Барлык теләүчеләрне дә Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институтына (Бохарест ур., 22) 13.00дә фильмны карарга чакырабыз», диелә хәбәрдә.