Казан шәһәрендә “Этномириада” традицион-әдәби культура буенча үткәрелгән Халыкара фестиваль-конкурсның “Декоратив-прикладной сәнгать» номинациясендә Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең педагогы Якупова Ф.Х. укучысы Зәлия Рәхмәтуллина Гран-при иясе булды. Җиңүләр беркайчан да җиңел бирелми. Тырыш хезмәтеңне югары бәяләү–яңа үрләр яуларга зур этәргеч булсын, Фәния ханым! Шул теләктә калыйк.