Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Флера Гарипова күкрәген “Почет билгесе” ордены бизи

Бай тарихлы мәгарифебездә тирән эз калдырган укытучылар күп районыбызда. Ә менә орденга лаек булганнары сирәк. Олы Әшнәк мәктәбендә озак еллар математика укыткан Флера Гарипова әнә шундый фидакарьләрнең берсе.

Күкрәген “Почет билгесе” ордены бизи аның. Шушы көннәрдә генә ул үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Флера апа 1935 елның 12 октябрендә Азнакай районының Карамалы авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисе киңәше белән Бөгелмә укытучылар әзерләү институтына укырга керә. Диплом алгач аны мәгариф министрлыгы юлламасы белән Питрәч районының Чыты авылы мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Гомерлек тормыш юлдашы Габдулла Гарипов белән дә шушы төбәктә очрашалар. 1957 елның март аенда гаилә дә корып җибәрәләр яшьләр. Флера апа Чыты, Әлбәден мәктәпләрендә физика, математика укыта.

1967 елдан Гариповлар гаиләсенең язмышы Олы Әшнәк мәктәбеннән аерылгысыз. Лаеклы ялга чыкканчы биредә математика укытты ул. Балаларга төпле белем бирү өчен мәгарифтәге һәр яңалыкны кулланырга омтылып эшләде. Һәр дәресне кызыклы, мавыктыргыч итеп, нинди дә булса яңалык өстәп укытырга тырышты. Балаларга мөстәкыйль, үзлектән белем алырга  өйрәтүгә зур игътибар бирә иде. Мәктәптә математик кичәләр, конкурслар даими үткәрелде, түгәрәк эшләп килде. Ул елларда математика бик күп малай-кызларның яраткан фәненә әверелде.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

И. Шакирҗанов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus