Куркыныч саннар: Әлмәттә 32 кеше үлгән
Шуның кадәр кешенең гомере Әлмәт юлларында өзелгән.
Узган ел белән чагыштырганда быел юл һәлакәтләре күбәйгән.
Агымдагы елның 9 аенда Әлмәт районында 168 юл һәлакәте теркәлгән.
243 кеше яраланган, 32 кеше үлгән. Гадәттә үлемгә китергән сәбәпләрнең берсе – каршы як полосага чыгып каты бәрелешләр. Җәяүлеләрне бердерү дә аянычлы тәмамлана.