Эш тукталмый
Районда авыр һава шартлары булуга карамастан, чөгендер алу эше дәвам итә. 13 октябрьгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 5810 гектарда алынып, 241 мең тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 69, 1 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 415 центнер тәшкил итә. “Зәй шикәре” чөгендер алуда һәм уңыш буенча лидер, биредә барлык мәйданның 77 процентында татлы тамыр җыелды, уңыш гектарыннан уртача 440 центнер.