Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аш тәмләткечләр

Ит һәм балыктан әзерләнгән, шулай ук башка ашларны төрләндерү өчен төрле аш тәмләткечләрдән: ак серкә, керән, горчица, тоз, борыч, бөтнек, лавр яфрагы, петрушка, укроп һ.б. файдаланалар. Аларны ничек сакларга, эшкәртергә һәм ничек кулланырга кирәклеге турындагы киңәшләр белән без сезне таныштырабыз.

– Яшел суган, укроп, петрушка һәм башка тәмләткечләр яшел килеш озаграк саклансын өчен, аларны ак серкәдә чылатылган юеш чүпрәккә төреп куярга яки төпләре күмелерлек итеп салкын суга утыртырга кирәк.

– Аш тәмләткеч үләннәр утыртылган салкын суга тоз салсаң, алар үз төсләре белән, шиңмичә бигрәк тә әйбәт саклана.

– Укроп, салат кебек тәмләткеч үләннәр шиңгән булса, аларны шунда ук ак серкә салынган суга утыртыгыз.

– Укропны ашка салыр алдыннан салкын суда тиз генә юып алсаң, аның витаминнары яхшырак саклана.

– Укроп, петрушка, яшел суган һәм башка тәмләткечләрне шулпалы ашлар янына биргәндә алдан ук турап куймагыз, шулай ук шулпага салып та кайнатмагыз, ә ашны табынга чыгарыр алдыннан гына турагыз.

– Укроп һәм петрушканың тамырын ташламагыз, ә ваклап турап, пешә торган шулпага салыгыз.

– Укроп белән петрушканы кышын тоту өчен ваклап турап тозлыйлар һәм яртышар литрлы банкаларга тутырып куялар.

– Лавр яфрагын шулпага бөтен килеш салырга кирәк. Аш пешеп чыккач ул алып ташлана.

– Шулпага лавр яфрагын, укроп һәм петрушканың тамырын, ә бөртекле кара борычны марляга төреп салсаң, аларны аштан алу җиңел була.

– Лавр яфрагын шулпага артык күп салырга ярамый, чөнки ул башка тәмләткеләрнең тәмен һәм исен ала.

– Табынга кара һәм кызыл борычны катнаштырып бирү әйбәтрәк.

– Бөртекле кара борыч шулпага салу, ә хуш исле эре боры яшелчә тозлау һәм маринадлау өчен тотыла.

– Горчица әче булмасын өчен аны башта кайнар су белән пешекләргә кирәк.

– Горчицаны сөт кушып ясасаң, ул озаграк саклана.

– Горчица искерә башласа, ак серкә белән шикәр комы салып болгатып алырга кирәк.

– Кыздырыла торган ашамлыкка тоз һәм борыч тигез сеңсен өчен тоз белән борычны бергә кушып болгатырга кирәк (50 г тоза 0,5 г борыч алына).

– Тозны коры килеш саклар өчен, аның өстенә юка гына крахмал катлавы салып пыяла савытта өстен каплап тотыгыз. Тозны кулланыр алдыннан крахмалны кашык белән җыеп алалар.

– Керән тамыры ачык һавада бик тиз шиңә һәм кибә, аны чистарту һәм ууы кыенлаша. Кипкән керәнне 4-6 сәгать буена салкын суда тотканнан соң гына чистартып уалар.

– Уганнан соң керән бик тиз карала башлый. Шуңа күрә уып бетерү белән керәнгә ак серкә салып болгатырга кирәк.

– Керән бик ачы булса, уып бетергәч кайнар су белән пешекләп, өстен томалап куегыз.

– Ашка сарымсакны артык күп салмагыз, ул ашның тәмен ала.

– Сарымсакны картрак терлек итеннән аш пешергәндә, шулай ук койка пешергәндә салалар.

– Канәфернең тартылганын камыр ашына тотарга, бөтенен исә яшелчә тозлаганда һәм маринадлаганда файдаланырга кирәк.

– Куе томат пастасы ашка тигез таралсын өчен, аны салкын суда изеп салалар. Томатны ашка аерым кайнатып салырга да була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus