Итле пирог
Бу пирогны пешерү өчен бары 10 минут вакыт кирәк.
Ингредиентлар:
2 данә йомырка
0,5 чәй кашыгы тоз
1 стакан он
1 стакан кефир
0,5 чәй кашыгы сода
Эчлек өчен:
300 гр ит фаршы
2-3 данә туралган суган
Борыч тәменчә.
Әзерләү ысулы:
Кефирны сода белән бутап 5 минутка калдырабыз. Вакыт үткәч калган ингредиентларны салып бутыйбыз. Форманы майлыйбыз, он сибеп ярты камырны салабыз. Өстенә әзерләнгән эчлекне җәябез (эчлек пешмәгән булырга тиеш) һәм өстенә калган камырны агызабыз. Җылытылган духовкадага 40 минутка 170 градуска пешәргә куябыз. Бу пирог өчен эчлекнең бүтән төрлесен дә кулланырга ярый.