Мы в Telegram
Добавить новость

Презентация кинофильма «Мой любимый чемпион» прошла на ВДНХ

В Коломне объявлен электронный аукцион по содержанию дворов

Металлоперерабатывающий цех запущен на земле за 1 рубль в Домодедове

Свыше 10 тыс льготников Подмосковья отдохнули в санатории с начала года



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ИЗГЕ ҖАНЛЫ ГАРИФ АХУНОВ

Халык  язучысы Гариф абый  Ахунов  һәм аның гаиләсе белән без  байтак  еллар  дәвамында   аралашып  яшәдек. Гариф  абый 1968  елда Татарстан  Язучылар берлеге оешмасы рәисенең урынбасары  итеп    сайланган  иде. Шул  җәйдә алар  Әлмәттән  Казанга  күчеп  кайтты. Ирем, язучы  Лирон  Хәмидуллин да  ул елларда шул оешма җитәкчеләренең  бер  вәкиле булганлыктан, без  тиздән гаилә танышлары булып  киттек. Ә берничә елдан  соң  мине  дә  Язучылар берлеге карамагындагы Матур  әдәбиятны пропагандалау  бүлегенә  эшкә  алдылар. Шул  ук  елларда бер  төркем язучы, композитор  һәм рәссамнарга   Министрлар  Советы  карары белән  бакча  җирләре  дә бүлеп  бирелгән  иде.  Язучылар берлегеннән  ул ширкәттә  Нури  Арслан,  Әмирхан  Еники,  Атилла  Расих, Зәки  Нури, Гариф  Ахунов, Хисам  Камалов, Ләбибә  Ихсанова, Туфан  Миңнуллин, Гөлшат  Зәйнашева, Хәсән  Сарь­ян, Фәрваз  Миңнуллин,  Марс  Шабаевлар белән бергә без  дә  бар  идек. Композиторлардан  ул  төркемдә  Хөснул   Вәлиуллин, Заһид  Хәбибуллин, Алмаз  Монасыйпов,  Бату  Мөлеков,  Фәсил  Әхмәтов,  Анатолий  Луппов,  Мирсәет  Яруллин,  Әнвәр  Шәрәфиев һ.б. булды. Шул  ук ширкәткә  мәдәният  министры  урынбасары   Мөҗип    Низамиев та  килде.
 
Бүген  мин  искә ала­сы  вакыйгада бу  кешеләрнең  кайберләре  яисә  аларның  гаилә  әгъзалары  телгә  алынып  китәчәк.  Бу  истәлек  язмасын  мин халык  язучысы,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт  бүләге  иясе Гариф  Ахунҗан  улы  Ахуновның  тууына   90 ел тулу  уңаеннан язам. Гариф абыйның  кеше буларак  олы  җанлы  зат  булганлыгын  кабат  искә  төшереп  китәсем  килә. Кешеләр  белән аралашканда аның  һәрчак  ачык  йөзле,  сабыр  холыклы  булуы  истән  чыкмый. Берәр  йомыш белән  мөрәҗәгать иткән чакта  да аның,  чыраен  сытмыйча, тыныч  кына  тыңлап  торуын, мөмкин  кадәренчә  хәлеңне  аңларга тырышканлыгын тояр  идең. Һәркем  белән  ул    тиң  күреп сөйләшер, “зур  дәрәҗәле шәхес  мин”  дип масаймас  иде. Шуңа  күрә оешмада  эшләүче барлык хезмәткәрләр  дә аны  үз  итте.  Шушы  көннәрдә генә  әле  мин бергә  эшләгән  Сафия апа,  Мәдинә  белән хәбәрләшкән  идем.  Алар да  Гариф абыйны бик  сагынып  искә  алдылар.
 
Гариф абыйның    вафат булуы гаять кинәт булды.  Ул беркемне дә  рәнҗетмичә, башкаларга зур  мәшәкатьләр тудырмыйча,  арабыздан  китте.    Бу  вакыйга  2000 елның  4  июнендә,  искә алып  киткән  бакча ширкәтендә булды. Якшәмбе ял  көне иде. Нишләптер, ул атнада без  бакчага  шимбә кичендә  соңлабрак  килдек. Бездән бер  йорт аша  торган  Гариф абыйлар белән ерактан куллар  болгашып кына күрештек. Җәйнең кызу  көннәре башланган, бакча  чәчәкләре  һәм башка  үсемлекләр сусап, башларын иеп  каршы  алды. Туфан  Миңнуллиннар  йорты  янәшәсендәге коедан  су  китереп, барлык  үсемлекләргә  әз-әзләп  су  сипкән арада төн  җиткән  иде. Шулай итеп,  ул  кичтә без алар белән хәлләрне белешмәдек. Гәрчә, койма-читәннәр аша  кул  болгашканда,  Гариф абый гадәттәгечә шат күңелле  кебек  күренгән  иде.
 
Иртәгесен, соңлабрак  торып, чәйләр  эчкәннән соң, Марс  күршебез:
 
- Гарифкә  ни-нәрсәдер  булган.”Сулышы  юк”, дип  хәбәр  итте  Шаһидә,  -  дигәч, аптырабрак калдык. Һәм алар өенә таба  йөгердек.  Ул  көнне безнең бакчада җыелыш буласы, кое  тирәсенә    кешеләр  җыела  башлаган  иде.
 
Гариф абый  түр сәкедә  сабыр гына  ята. Шәһидә  апа аның кулларын угалый.  Безнең арттан  ук  Мөҗип  Таҗиевич белән  Йолдыз апа  килеп  җиттеләр. Композитор  Фәсил абый хатыны Йолдыз апа безнең очта бердәнбер врач иде. Ул  Гариф абый янәшәсенә  чүгәләп, аның  кулларын, муен  тирәләрен  тоткалап карады. Сумкасыннан дару алып, укол  ясады. Шуннан соң гына:
 
- Пульсы юк,   йөрәге туктаган, - дип  белдерде.
 
Шулчак Мөҗип  Та­җиевич, аптыраган төстә баш чайкады. 
 
- Әле  чәйгә утырганчы гына без аның белән ярыша-ярыша  су ташыдык  бит. Аларга   кое  якын,  Сарьян  йорты аша гына. Кечерәк  су бидонын тотып, ул миңа  йә каршы була, яки арттан  килә  дә, “Мөҗип дус, сине уздырам  бит”, дип шаярта  иде.  Хәлсезләнүен, авыру  билгеләрен  бөтенләй  сизмәдем.
 
- Менә  шуннан  соң  керде  дә, чәй  эчкәнче берәр  сәгать ятып  торам. Аннары   җыелышка барам,    дип  яткан иде, - диде  Ша­һидә апа – Тынычлап ятсын өчен  мин дә бакчага  чыккан  идем...
 
Шаһидә апа  бу  сүзләрне  әйткәндә  инде  өйгә бакча  күршеләре тулган  иде.  Кемнәрдер: “Тизрәк  скорый  чакыртырга  кирәк”, - ди.  Бакчаның аргы  очында  яшәүче әзәрбәйҗанлы  Ризван:
 
- Алар  тиз  килмәс, үзем машинамда  Васильевога  илтим, - дип  тәкъдим  итте.  Без бик үк   килешмәдек. “Анда-монда  тинтерәтеп  йөрткәнче, Казанга  кайтару  дөресрәк  булыр”, диде һәркем.  Шул арада  Туфан абыйның  баҗасы  Җәмил  үз машинасын  капка төбенә үк  китереп куйган иде  инде. Лирон, Марс абый һәм Җәмил Гариф абыйны  күтәреп  машинаның  утыргычларына  чыгарып  салды.   Шаһидә апа, аның янына кереп утыргач, карашын  миңа  төбәп:
 
- Дания, әйдә, син безнең белән бар  инде, - дип эндәште.
 
Мин буйсындым.  Гариф абый­ны без  өчәү  Казанга алып кайттык. Тимерьюл больницасы  артындагы  өйләренә  җиткәч  тә  мәшәкатьләр  шактый  булды. Без генә  Гариф абыйны  дүртенче катка  күтәреп  кертә алмаячак идек. Кеше эзләп  киттем.  Ярты  сәгать чамасы  азапланганнан соң, Гариф абыйны  әзер урынга  кертеп яткырдык.  Ял көне булу  сәбәпле,  Шаһидә апа  Язучылар оешмасына  хәбәр  итә  алмаган  икән.   
 
Мин Ренат Харисовка шалтыраткач, телефонны  киленнәре  алды. Мин  хәлне  аңлаттым. Аннары  Шаһидә апа үз туганнарына хәбәр  итте.  Арчада  Гариф абыйның  кыз  туганнары  һәм бер анадан  булган  энесе яши  иде. Казанда  исә Шаһидәнең апасы балалары -  Наилә  белән  Рөстәм  Тукаевлар  бар.  Шулар белән  элемтәгә  кергәч, шалтыратулар башланды.  Ул  вакыттагы  Язучылар берлеге  рәисе  Фоат   Галимуллин да  килеп  җитте.  Ул да  кемнәр беләндер хәбәрләшкән  икән.  
 
- Гариф абыйны соңгы юлга озатуны  сишәмбе  көнгә  билгеләделәр. Шул  көнне  иртән өйгә кайтару  да  хәл  ителә, - диде.
 
...Изге  күңелле, шат рухлы, көләч  йөзле  Гариф аганы соңгы юлга шулай озаткан  идек.  Шул вакыйгага инде   унбиш ел тулып  үткән булса да,  ул көннәр  һич  күңелдән  китми. 
 
Гариф абыйны  туган  ягына  - Арчага  кайтарып, Арча  зиратында  җирләделәр. Соңыннан  Шаһидә апа да аның янәшәсендә  җирләнде.  Арчага  юл  төшкән  чакларда  без аларның  каберенә зиярәт кылабыз.  Урыннары  җәннәттә  булсын!
 
Дания ХӘМИДУЛЛИНА.
 
 
.Дания Хәмидуллина, Гариф Ахунов, Рәмилә Сөннәтуллова. 
 
.Арчада һәйкәл янында - Ә.Гадел, Л.Хәмидуллин, Шаһидә апа, Дания, Наилә, Зөлфия (Ә.Гадел хатыны).
 
 
.Арча зираты - Әхмәт Гадел  (уңнан беренче), Наилә, Шаһидә апа, Дания ханым, Лирон абый, Ринат Фазлыйәхмәтов.
 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Как изменится инфраструктура Петербурга при строительстве ВСМ

В Тамбове назвали перекрёстки, на которых чаще всего происходят ДТП

В Сергиевом Посаде объявлен конкурс на выполнение работ по замене детских площадок

«Еще один пример»: Лавров назвал США полицейским государством

Музыкальные новости

Бизнес в объективе. На столичных вокзалах открылась мультимедийная выставка

Собянин объявил о начале работы хаба молодежного предпринимательства

В Туле наградили победителей межрегиональных соревнований по эстетической гимнастике "Кубок Роксэт"

Студия Звукозаписи в Москве. Создание Песен, Музыки, Аранжировок.

Новости России

Уголовное дело возбудили по факту стрельбы на северо-востоке столицы

Глава Лобни Кротова проверила темп решения проблем ЖКХ в домах округа

Турция впервые начала поставки природного газа в Венгрию и Румынию

Мужчину зарезали на глазах у внучек в парке в Москве

Экология в России и мире

Тысячи активистов разгромили офис Socar в Стамбуле, обвинив «Азербайджан» в поддержке геноцидальной политики Израиля в Палестине

Студия Звукозаписи в Москве. Создание Песен, Музыки, Аранжировок.

Глава "Рексофт" - в топ-100 отечественных ИТ-лидеров

Гинеколог, ведущий специалист многофункциональный клиники KindCare в Дубае Сураё Назарова: как выявить проблемы на ранних стадиях

Спорт в России и мире

Теннисистка из Пятигорска вышла в четвёртый круг турнира Большого шлема

Ролан Гаррос. Расписание 2 июня. Потапова и Швентек сыграют первым запуском, Синнер – последним

Мирра Андреева обыграла представительницу Франции Грачеву на "Ролан Гаррос"

Мирра Андреева впервые вышла в четвертьфинал турнира Большого шлема

Moscow.media

Дайджест новостей «Грузовичкоф» за май

Водитель "Лифана" погибла после аварии с фурой

Талантливый актер и неугомонный скандалист - несчастная судьба и ранний уход Николая Сектименко

РОССИЮ ОЖИДАЕТ ПЛЮС 50 ГРАДУСОВ: КАКИМ ГОРОДАМ ЖДАТЬ АНОМАЛЬНУЮ ЖАРУ











Топ новостей на этот час

Rss.plus






В семье с маньяками: отец насиловал дочь, а мать помогала

Турция впервые начала поставки природного газа в Венгрию и Румынию

Как изменится инфраструктура Петербурга при строительстве ВСМ

Ефимов: В Восточном Дегунине реорганизуют три земельных участка