Мы в Telegram
Добавить новость

Мужчина зарезал обидчика в лесопарковой зоне на востоке Москвы

Собянин назвал успешными прошедшие в Москве Дни исторического и культурного наследия

В московской усадьбе Покровское-Стрешнево восстановили купол оранжереи XVIII—XIX веков

Олег Эйдельштейн добился признания сыном Жириновского из-за наследства

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әхәт САФИУЛЛИН: КЕЧЕ ҺӘМ УРТА БИЗНЕС

Әхәт САФИУЛЛИН: КЕЧЕ ҺӘМ УРТА БИЗНЕС
Кече һәм урта бизнесны үстерергә кирәк, дип Россиядән дә күбрәк сөйләүче башка бер ил дә юк. Капитализмга аяк басканнан бирле, ут өстендәге ботка шикелле һаман лыбырдыйбыз. Ил күләмендәге зур-зур трибуналарда да, төбәкләрдә дә шул сүз. Сөйләшү болай дөрес агымда бара шикелле, чөнки кече һәм урта бизнес – илдә урта сыйныфны тудыручылар. Тик капитализмда 25 ел яшәп тә, әлегә бу сыйныфны аягына бастыра алганыбыз юк. Сәбәбе бик гади: түрәләрдә аны барлыкка китерү уе юк. Чөнки урта бизнес аягына басса, ул илнең сәяси тормышында үзенә аерым бер урын вә хокуклар даулый башлаячак. Ә бу исә алар белән властьне бүлешү дигән сүз. Шуңа күрә чын эшкә омтылыш юк. Киресенчә, бу өлкәдә үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр өчен кырыкмаса-кырык каршылык тудырыла. Алар аны законлаштыру, теркәү омтылышыннан ук башлана. Бу беркемгә дә сер түгел...
 
Минем бер туганым, гаиләсенә тиешле пай җирләрен ызанлатканнан соң,  аны фермер хуҗалыгы итеп теркәү өчен авыл белән район арасын  ярты елдан артык таптады. Тиешле  документларын җыеп районга килгәч, анда аны бер кабинеттан икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә йөртәләр-йөртәләр дә, тагын менә мондый белешмә җитми әле, дип борып җибәрәләр. Анысын  юллап алып килә, тагын менә мондый документ  кирәк, диләр. Юри мыскыл иткән шикелле, валлаһи! “Бу эш артыннан йөри  торгач, арып беттем, инде бу фермерлык эшенә тәмам кул селтәргә иде исәбем, тик авылдашларның, шуны ерып чыга алмады, диюләреннән оялып кына, ахырына тикле түздем”, – дип сөйләде ул миңа. Ләкин аннары ул фермерлыкны барыбер ташларга мәҗбүр булды, чөнки дәүләт аннан ай саен ниндидер хисаплар таләп итә (димәк, районга барырга кирәк), салым түләтә, ә  үзе берни белән дә булышмый. Туганым үзенең 36 гектар җирендә башта арпа чәчте. Көзен аны урып-җыю өчен анда чапты, монда йөгерде – комбайн эзләде. Аны көч-хәл белән урып җыйгач, үстергән ашлыгын урнаштыру артыннан, ягъни аны сатып алучыны эзләп чапты, чөнки дәүләт сатып алмый, алса да бик очсыз бәя белән генә. Димәк, фермер дәүләткә салым түләүче рәвешендә генә кирәк булып чыга. Ә үз өстенә бернинди җаваплылык та алмый. Мондый “фермерлык” кемгә кирәк? Минемчә, бүгенге көндә дә Россиядә фермерларның  (һәм, гомумән,  эшмәкәрләрнең) хәлләре  һич тә кызыгырлык түгел, чөнки дәүләт, аларга тиешле булышлык күрсәтмичә, салым даулау һәм аларны талау белән генә шөгыльләнә. Техника, ягулык-майлау материаллары кыйммәт, җитештергән продукциясен дәүләт сатып алмый, аны урнаштыру-сату аларның үз өстендә, кредит ставкалары – югарының аръягында һ.б.
 
Болардан башка тагын бер нәрсә бар һәм ул беркемгә дә сер түгел: кече һәм урта бизнес – түрәләр өчен өстәмә керем (ришвәт) чыганагы булып  хезмәт итә. Башка илләрдә фермерлар үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясен чәчү-утырту вакытында ук белеп тора, чөнки дәүләт бу эштә тәртип урнаштырган, тотрыклы, җитештерүчене канәгатьләндерә торган ныклы бәяләр куйган. Аларның фермерлары җитештергәнен кая урнаштыру турында баш ватмый, сатып алучыны эзләп чабып йөрми – аны дәүләт үзе сатып ала. Шуңа күрә түбәнсетелгән, мыскылланган безнең мескен фермерларны аларныкы белән  чагыштырып булмый!  Ни кызганыч, бездә бу фермерларга гына түгел, гомумән, башка өлкәдә эш итүче эшмәкәрләргә дә кагыла. Әйтик, шәһәрнекеләрнең тезләренә, салымның авырлыгы өстенә, аренда бәяләренең кыйммәт булуы да суга. Соңгы ике елда Россиядә эшмәкәрләр саны ике тапкырга кимегән икән, бу тикмәгә түгел: димәк, бездә кече һәм урта бизнесны үстерү өчен шартлар тудырылмаган, ә бу турыда авыз чайкап кына ерак китеп булмый...  
 
Ике чакрымда гына яшәгәнлектән, миңа еш кына Дәрвишләр бистәсендәге базарда  булырга туры килә. Төп бинасыннан һәм тезелеп киткән ларёклардан башка, аның тирәсендә үзенә күрә тагын бер базар бар. Тротуар буйлап, якын тирәдәге авыллардан (хәтта Арча районыннан ук!) үзләре үстергән яшелчәләрен, үз хуҗалыкларындагы сөт продукцияләрен  сатучы әби-бабайлар, апалар тезелешеп киткән.  Аларның продукцияләре, асфальтка нәрсәдер җәеп, асылда, җиргә куелган. Дөресен генә әйткәндә, алар да, үзләренә күрә, кече бизнес ияләре. Бу төр сатуны бездә “урам сәүдәсе” дип йөртәләр һәм аларга каршы көрәш алып баралар. Инде бер Казан шәһәрендә генә дә, гомуми күренешне боза, сәүдә кагыйдә-таләпләренә туры килми дип,  йөзләрчә киоск-ларёклар урыннарыннан куптарылып алынды, тротуарларда сату итүчеләрне дә һаман куып торалар. Әлбәттә, сәүдәнең билгеле тәртип, норма кысаларында алып барылуына, санитария таләпләренә җавап бирергә тиешлегенә беркем дә каршы түгел. Һәр эштәге кебек үк, монда да билгеле тәртип-кысалар сакланырга тиеш. Тик... Тик һаман-һаман тыю ысулы белән түгел! Ә бездә ни өчендер “урам сәүдәсе” белән көрәш бары тик шушы ысул белән генә алып барыла. Ярар, бәлки урыннарыннан куптарылган киоск һәм ларёк хуҗаларының кайберләре Яңа Турада махсус төзелгән сату үзәгенә яисә агропромпаркка барып сату итәр. Тик ниндидер шәхси яки башка объектив сәбәпләр аркасында (Яңа Тура бик еракта, агропромпарк та шәһәр үзәге түгел) моны  эшмәкәрләрнең барысы да эшли алмады, нәтиҗәдә күбесе үз эшләрен ябарга мәҗбүр булды. Нәрсә, берничә килограмм кыяр-помидорын, суган-кәбестәсен сатып утыручы әби-бабайлар, берничә шешә сөтен сатып утыручы авыл кешеләре, анда сату өчен шартлар тудырылган дип, Турага яисә агропромпаркка барып сату итәргә тиешләрме? Бу – абсурд! Шәхсән үзем тротуарда сату итеп утырырга мәҗбүр булган бу кавемне бик тә кызганам. Аларның күбесе мондый адымга зур керем алу өчен түгел, ә яшәешендә очын-очка ялгау өчен бара. Сер түгел бит: хәзер бездәге  пенсия акчаларының күп өлеше ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә китеп бара. Ә калган акчаны нәрсәгә генә җиткерергә? Шуңа күрә чыга алар мәсхәрәле, кеше рухын изә торган “урам сәүдәсе”нә. Димәк, бу очракта власть, – әгәр ул үз халкы турында кайгыртучанлык күрсәтергә сәләтле булса, әлбәттә, – нишләргә тиеш? Беренчедән, һәм иң мөһиме – үз гражданнарын хөрмәт  итәргә, аларны чын мәгънәсендә кеше итеп танырга өйрәнергә тиеш. Ни кызганыч, әлегә бу нәрсә бездә юк – властька халык сайлау вакытында гына кирәк. Ә власть үз халкын кешеләр дип танырга өйрәнсә, ул аның яшәеш-тормышы турында кайгыртырга, аларның “урам сәүдәсе” белән шөгыльләнүләреннән оялырга һәм аны заманча эшмәкәрлек юлына кертү өчен бөтен чараларны күрергә тиеш. Бу ни дигән сүз? Ул билгеле бер кавемнең бу төр сәүдә белән шөгыльләнүен тыярга түгел, ә моның өчен тиешле шартлар тудырырга, ягъни кешечә сәүдә урыннары булдырырга бурычлы. Әлбәттә, тыю ысулы – тиешле шартлар тудыруга караганда бик ансат юл. Тик ул кешечә түгел!
 
Сүз уңаенда әйтеп китим, хәзерге көндә Россиядә пенсионерлар гына түгел, хәтта эшле кешеләрнең дә шактые (статистикага караганда, бердән артык бала тәрбияләгәннәре) ярлылык чигендә яши. Росстат мәгълүматларына ышансак (аның саннарны “бизәп” күрсәтә торган гадәте бар),   хәзер безнең илдә 23 млн  кеше ярлылык чигендә гомер кичерә. Бу – рәсми статистика буенча. Ә кайбер экспертлар андыйлар саны күпкә артык дип белдерә. Шунысы да бар: бу безнең стандартлар белән санаганда! Европа илләре стандарты буенча санасак, андыйлар саны икеләтә артачак...
 
Моны власть исендә тотарга, халкына карата тыю ысулларын кулланудан туктарга тиеш. Бу яхшыга алып бара торган  чара түгел.
 
Соңгы мәгълүматларга караганда, читтән кертелгән яшелчәләрне үзебезнекеләргә алмаштыру 300 миллиард сумга төшәчәк. Үзләре җитештергән яшелчәләрен сатучы үз кешеләребезгә тиешле шартлар тудырылмый торып, шушы акчаның да файдасы булмаска мөмкин. Тыярга түгел, булышырга кирәк, булышырга!
 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Подмосковное ЦОП БПК пресекло волокиту о незаконном расследовании дела

СК: мужчину убили ударом ножом в сердце в парке на востоке Москвы

Сибирские города-миллионники стали лидерами по обороту на маркетплейсах

Трек звезды шоу «Голос» и российских мюзиклов Натальи Сидорцовой «Черны глаза» вошел в Топ-чарт VK

Музыкальные новости

«Деревенский вайб»: Бородина показала, как доит корову

По благословению схиархимандрита Илия в Орловской области построена православная гимназия

Более 30 компаний из Нижегородской области пришли на первую встречу регионального сообщества инклюзивного бизнеса «Открыто для всех»

Артисты – они все особенные!

Новости России

«Разбитые летчики — пулеметчики»: Рудковская осудила приходящих на шоу о Заворотнюк

Врачи удалили пациентке кисту с волосами и зачатками костей черепа в Подольске

Два человека пострадали из-за стрельбы на северо-востоке Москвы

«Необходимы новые эмоции и идеи»: Николич сменит Федотова на посту главного тренера ЦСКА

Экология в России и мире

Это вовсе не только Питер: названы 15 городов России, куда можно поехать на белые ночи

Россияне решили этим летом меньше отдыхать на курортах

Началось вещание Детского радио в Хабаровске

В филиалах АО "Желдорреммаш" прошли мероприятия ко Дню защиты детей

Спорт в России и мире

Теннисистка из Пятигорска вышла в четвёртый круг турнира Большого шлема

«Контракта на экипировку у меня до сих пор нет» // Теннисистка Анна Калинская о лучшем сезоне в своей карьере

Российские ракетки сообразили на троих // Даниил Медведев, Мирра Андреева и Элина Аванесян дружно вышли в 1/8 финала теннисного Roland Garros

Мирра Андреева обыграла представительницу Франции Грачеву на "Ролан Гаррос"

Moscow.media

Водитель "Лифана" погибла после аварии с фурой

Торговые настольные электронные весы CAS PR-15P

На утре.

Новые мониторы Xiaomi на российском рынке











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Ребенок, весивший 842 грамма при рождении, выписан из Видновского перинатального центра

«Необходимы новые эмоции и идеи»: Николич сменит Федотова на посту главного тренера ЦСКА

В результате стрельбы на севере Москвы ранено два человека

В московской усадьбе Покровское-Стрешнево восстановили купол оранжереи XVIII—XIX веков