Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда татар җырчысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелачак. Шул хакта тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Документлардан аңлашылганча, җырчының 2,6 метр биеклектәге сынын скверның үзәк өлешендә урнаштырырга ниятлиләр. Ул гранит плитәләр белән тышланган 5 метр биеклектәге постаментка куелачак. Моннан тыш, һәйкәл янында эскәмияләр, скульптура турында мәгълүмат була, кичке яктырту тәэмин ителәчәк.
Проектның заказчысы – Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе. Бу елның 15 августында подрядчы билгеләнәчәк, аңа барлык эшләрне дә 2022 елның 15 ноябренә кадәр башкарып чыгу йөкләнә.