«Ак Барс»ның элеккеге баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов Казан клубының хоккей вертикале буенча башкарма директор киңәшчесе итеп билгеләнде.
«Мин «Ак Барс»ка кызыклы вазифага чакырганы өчен рәхмәтле. Бу минем клубтагы эшемнең дәвамы, ләкин башка формада һәм яңа статуста. Шәхсән миңа һәм безнең хоккейга бик күпне биргән клуб хакына тәҗрибәне кулланырга, һәм белемне яңа буын тренерларга һәм уенчыларга тапшырасы килә», - диде Биләлетдинов «Ак Барс» матбугат хезмәтенә.
Зиннәтулла Биләлетдинов җитәкчелегендә «Ак Барс» өч тапкыр Россия чемпионатларының плей-оффында җиңде, шул исәптән өч Гагарин кубогын да алды.
«Зиннәтулла Хәйдәровичның безгә яңа статуста кайту тәкъдимен кабул итүенә без бик шат. Аның зур тәҗрибәсе һәм тирән белеме «Ак Барс»ны, безнең Югары хоккеей лигасы, Яшьләр хоккей лигасы һәм Академия командаларын үстерү өчен кулланылачак. Хәзер безнең тренерлар һәм тәрбияләнүчеләр Россия хоккеена глобаль йогынты ясаган илебезнең иң көчле тренерыннан практик киңәшләр алачак», - диде «Ак Барс»ның башкарма директоры Мансур Усманов.