Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның вице-премьерлар санын арттыру турындагы боерыгы әлегә яңа штат берәмлеге кертелү турында. Яңа вазифага кем билгеләнәчәк, ул аныкламады, моны ул боерык басылып чыккач белергә мөмкин булачак дип билгеләде, диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Лилия Галимова штат берәмлеге ни өчен кертелә, һәм яңа вице-премьер нинди юнәлешләрне алып барачагын аңлатмады. Ул барлык кирәкле аңлатмалар белән аерым боерыкны көтәргә чакырды.
Искәртик, кичә Миңнеханов республика Министрлар Кабинетыны керә торган вазифаи затлар исемлегенә үзгәрешләр кертте. Бу турыдагы боерык республика башлыгының сайтында чыкты. Документта премьер-министрның урынбасарлары унга кадәр артачагы турында әйтелгән.