Ир-атлар арасында беренче урында - «Казанские ведомости» редакциясе, хатын-кызлар арасында - Спас, Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Лаеш җыелма командасы.
«Татмедиа»ның 15 еллыгына багышланган Сабан туйда аркан тарту ярышы җиңүчеләре билгеле.
Ир-атлар арасында беренчелекне «Мамадыш-информ» яулады. Икенче урында «Татмедиа»ның редакторлар командасы, өчтә – «Казанские ведомости».
Хатын-кызлар арасында Спас районының җыелма командасы җиңде. Икенче урында «Әтнә-информ», өченчедә – Мөслим районы редакциясе.
Фото: © Энҗе Габдуллина
Хатын-кызлар арасында беренче урын алган команда Лаеш, Кама Тамагы, Югары Ослан һәм Спас районы журналистларыннан җыелган.
Фото: © Энҗе Габдуллина
«Соң гына килсәк тә, күп кенә ярышларда катнаштык, шул исәптән аркан тартуда беренче урынны алдык. Бик шәп бәйрәм булды. Рәхәтләнеп ял иттек», – диде команда капитаны.