Казанда узган атнада, 20 – 27 май көннәрендә, АИ-95 маркалы бензин бәясе төшкән, шулай ук дизель ягулыгының да бәясе кимегән. Татарстанстат шундый мәгълүмат чыгарган.
Статистик ведомство мәгълүматларына караганда, әлеге чорда бер литр АИ-95 бензины 1 тиенгә арзанайган һәм 49,3 сум тәшкил итә. Бу вакыт аралыгында дизель ягулыгы бәясе 6 тиенгә кимегән – бер литры 52,3 сум тора.
АИ-92 һәм АИ-98 бензинына уртача бәяләр атна эчендә элеккеге дәрәҗәдә калган. АИ-92 маркалы бензинның бер литры автомобильчеләргә 45,9 сумга төшә. Ә АИ-98 маркалы ягулык – 59,2 сум.