(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). 20 февральдә Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск шәһәре мәдәният йортында «Чәкчәк» татар һәм башкорт милли ашлары бәйрәме узачак. Ул бишенче тапкыр үткәрелә.
Бәйрәмдә осталар үз эшләрен декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсендә тәкъдим итәчәк. Шулай ук татар чигүе буенча остаханә оештырыла, калфак, милли курчак һәм камчы ясарга да өйрәтәчәкләр, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Кунаклар өчен Нязепетровский районының иң яхшы фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, шулай ук Чиләбе һәм Башкортостан республикасыннан кунаклар көтелә.