Зәй урманчылары күргәзмәсе үзгә иде
Казанда Урманчылар көне уңаеннан «ЛЕСОРУБ-2015» Бөтенроссия чемпионаты узды. Ярыш барышында урман хуҗалыклары эшчәнлекләре буенча күргәзмә дә оештырылды. Анда «Зәй урманчылыгы» - дәүләт бюджет һәм «Зәй урман хуҗалыгы» дәүләт казна учреждениесе, шәһәр мәдәният йорты катнашты. Зәйлеләр күргәзмәсе үзгә һәм кабатланмас иде.