Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан мөфтие: «Минтимер Шәймиев татар халкының игътибарын үз тамырларына юнәлтте»

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие сүзләренчә, Минтимер Шәймиев татар халкына зур йогынты ясады. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев барлык татар халкына зур йогынты ясады. Күпләр инде хәзердән үк аның белән бер дәвердә яшәүләре һәм аны шәхсән белүләре белән горурлана. «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шундый фикер белдерде. «Минем өчен шәхсән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Болгарны торгызу өчен күп көч куюы мөһим булды. 14 яшемдә беренче тапкыр Изге Болгар җыенына барганда анда хәрабәләр иде, мин аны хәтерлим. Ул вакытта әле күпер юк иде, без кичүне чыкканда озак кына паром көттек. Ул вакытта булган һәм хәзергесе — җир белән күк аермасы. Хәзер Болгарны, „Кол Гали“ кунакханәсен, Ак мәчетне бар да белә — болар Татарстан символларына әйләнде. Монда төп өлеш Минтимер Шәймиевнеке. Ул барлык татар халкының игътибарын үзебезнең тамырларыбызга юнәлтте», — дип сөйләде Камил хәзрәт. 1998 елда Минтимер Шәймиев ярдәме белән Татарстанда мөселманнарны берләштерүче съезд узуын да искә төшерде мөфти. «Берничә регионда берничә мөселман җәмгыяте вәкиллекләре бар, хакимият вәкилләре аларның кайсысы белән аралашырга белми иде. Татарстанда бер диния нәзарәте тирәсендә берләштерүче съезд уздырылды, һәм бүгенгә кадәр әлеге тәҗрибә кулланыла», — дип аңлатты Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе. Мөфти сүзләренчә, Минтимер Шәймиев әлегәчә Татарстан мөселманнары җәмгыяте тормышында актив катнаша. «Минтимер Шәймиев шалтыратып, нинди дә бер темага фикер алыша башларга мөмкин. Мондый әңгәмәләр безнең еш була. Мине һәрвакыт Шәймиевнең күп белүе һәм үткен зиһене гаҗәпләндерә. 12 гыйнварда ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнү буенча оештыру комитетының утырышында катнашты. Ул барысын да тыңлады һәм акыллы киңәшләрен бирде. Мөселманнарның тормышын яхшырту өчен, барлык регионнарда да бәйрәм чараларында катнашу мөмкинлеге бирергә кирәк. Тантаналы чаралар май аенда гына түгел, ел буена уздырылачак. Регионнарның хакимиятләре белән диалог төзү өчен әлеге вакыйганы кулланырга кирәк», — дип белдерде Камил Сәмигуллин. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus