(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә яңа җитәкче билгеләнде. «Комплекслы төзекләндерү предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесен хәзер Рафаэль Демидов җитәкләячәк. Элек ул Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Рафаэль Тимофеевичның эш тәҗрибәсе зур. Бу тәҗрибә Түбән Камада тәртип урнаштырырга ярдәм итәр дип өметләнәм. Уңышлар сезгә», — диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.