Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Омикрон» штаммы аркасында Чаллыда ковидка каршы яңа чикләүләр кертелергә мөмкин

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Коронавирусның яңа штаммы — «омикрон» аркасында Чаллыда яңа чикләүләр кертелергә мөмкин. Якын көннәрдә Автокалада оператив штаб утырышы узачак, анда предприятие һәм учреждение җитәкчеләрен дә чакырачаклар. Очрашуны мэр Наил Мәһдиев үткәрергә кушты.

«Безгә алга таба ничек яшәргә һәм эшләргә, әйдәгез, шул хакта фикер алышыйк әле. Медицина учреждениеләрендә урыннар булдыру буенча тагын нинди чаралар күрергә кирәк, кеше күп була торган урыннарда инде өстәмә чикләүләр кертү таләп ителәдер, мөгаен. Мәскәүдә һәм башка кайбер төбәкләрдә коронавируска бәйле хәлләрне күреп торабыз. Барыбыз да моңа әзер булырга тиеш һәм билгеле бер чаралар күрергә кирәк», — дип искәртте мэр.

Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев билгеләп үткәнчә, шәһәрдә коронавируска каршы кисәтү чаралары үтәлешен контрольдә тоту, сәүдә, җәмәгать туклануы, сәнәгать предприятиеләре, белем бирү һәм медицина учреждениеләре һ.б. объектларда тикшерүләр дәвам итә.

Бариев сүзләренчә, пандемия башланганнан бирле Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 5 798 очрагы теркәлгән. Шәһәр күрсәткече 100 мең кешегә 1103,6га тигез, бу республика күләмендәге уртача күрсәткечтән 6,5 процентка кимрәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus