(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» , Зөлфия Галим). Узган гасырның туксанынчы елларында милли хәрәкәт вәкилләре Вәсим Әхмәтшин белән җырчы Асия Әхмәтшина гаиләсендә туй булды. Аларның Америкада яшәүче саксофончы уллары Эдуард Әхмәтшин: «50 яшем тулганчы (февральдә аңа 50 тула) өйләнәм», — дигән хыялын тормышка ашырды. Ул рәсми төстә өйләнде. Эдуард 2022 елның 10 гыйнварында Филиппин кызы Жасминны законлы төстә хатынлыкка алды. Америкада өйләнешергә рөхсәтне судья бирә икән. Никахны да рәсми рәвештә судья төрки. Судья аларның никахын җырлый-җырлый теркәгән, диелә.