Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Былтыр Казанда фатир бәяләре 38 процентка арткан

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Хевронин). 2021 елда Казанда яңа йортлардагы торакның квадрат метры алдагы елгыдан 38 процентка арткан. Шулай итеп яңа төзелгән йортларда бер квадрат метр торак бәясе 114 мең сумны тәшкил иткән. Бу хакта «Авито Недвижимость» сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә. Сервис китергән мәгълүматлар буенча, 2020 ел белән чагыштырганда Россиядә узган ел беренчел торакка бәяләр 1,5 тапкыр арткан һәм 120 мең сум булган. Бәяләр артуның иң актив динамикасы бер бүлмәле фатирлар һәм студияләр сегментында күзәтелә.  «Без бәяләрнең актив динамикасын күзәтәбез, бигрәк дә зур курорт шәһәрләрендә. Шулай да базардагы тәкъдим белән ихтыяҗ әкренләп тигезләшә, шуңа күрә без яңа төзелгән торак өчен бәяләрнең тотрыклануын көтәбез», — дип сөйләде «Авито Недвижимость»ның беренчел һәм шәһәрдән читтәге торак юнәлеше җитәкчесе Дмитрий Алексеев. Эксперт Үзәк банкның төп ставкасы даими артып тору аркасында ипотека бәясенең артуын да әйтте. Шушы фонда төзүчеләр бәяләрнең нык артуын булдырмаска тырыша, шулай ук сатып алучыларга ташламалар һәм махсус шартлар тәкъдим ителә. 2021 елда Россиянең яңа төзелгән торак базарында сатып алучыларның беренчел торак белән кызыксынулары 13 процентка кимегән, яңа төзелгән йортлардагы фатирларны сатуга кую исә 8,5 процентка арткан. Илдә уртача алганда ихтыяҗ кимеп, тәкъдимнәр артуга карамастан, Казанда 2020 ел белән чагыштырганда узган ел әлеге күрсәткечләр үзгәрешсез калган.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus