Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда балаларны машина багажнигында йөртүченең кем икәне билгеле булды

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Горки» полиция бүлегенә кичә Renault кроссоверы йөртүчесе автомобиль багажнигында балалар йөртә дигән хәбәр килеп ирешә. Моннан тыш, вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләр машина йөртүче үзен адекват тотмый дип тә белдерә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат үзәгенә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Автомобиль Җиңү проспектында тоткарлана. Рульдә исерек 31 яшьлек Казан кешесе була. Машина салонында йөртүчедән тыш өч олы кеше, ә багажникта дүрт бала барлыгы ачыклана. Агентлыкка үз чыганагыннан билгеле булганча, машинада йөртүче белән өч хатын-кыз, ә багажникта аларның балалары була. Машина йөртүче казанлы беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмый. Тоткарланган вакытта ул исерек була, моннан тыш медицина тикшеренүе узудан баш тарта. Шулай ук чыганактан билгеле булганча, алар салондагы хатын-кызларның берсенең туганнарына юл тоткан, юл уңае кибеткә тукталганнар, ләкин кунакка барып җитә алмаганнар — аларны полиция тоткарлаган. Йөртүчене һәм пассажирларны полиция бүлегенә алып киләләр, монда аларга карата дүрт административ протокол тутырыла, шул исәптән балаларны йөртү тәртипләрен бозган, медицина тикшеренүеннән баш тарткан һәм машина йөртү таныклыгы булмаган өчен.  Каршерингның өч пассажирына карата «Балигъ булмаганнарның әти-әниләре яки башка законлы вәкилләренең балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча үз вазифаларын башкармаулары» турындагы статья буенча эш ачыла. Аннан алда «Татар-информ» мәгълүмат үзәге Казанда исерек машина йөртүченең балаларны автомобиль багажнигында йөртүе турында язган иде.          

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus