Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зилә Вәлиева: «Туган телләрне саклау темасына без һәрвакыт әйләнеп кайтачакбыз»

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Иҗтимагый палатасы Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы тәмамлануга карамастан, туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге системалы эшне дәвам итәчәк. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Ул республикада 2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен билгеләп үтте. Бу тема соңгы айларда ТР Иҗтимагый палатасының барлык чаралары аша кызыл җеп булып сузылды. «Нәкъ менә безнең бинада Россия Иҗтимагый палатасының динара һәм милләтара мөнәсәбәтләр, мәдәният һәм мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссияләренең уртак утырышы булды. Безгә килгән экспертлар өч тематик түгәрәк өстәл үткәрде. Чөнки туган телләрне саклау һәм өйрәнү, федераль белем бирү стандартлары мәсьәләләре бүген дә фикер алышу өчен актуаль темалар булып кала. Безнең мәйданчык федераль үзәктән килгән коллегалар белән туган телләрнең киләчәге турында фикер алышырга мөмкинлек бирде», - дип билгеләп үтте Вәлиева. Шуңа бәйле рәвештә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тәмамланса да бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип искәртте ул. «Бу тема безнең өчен элеккечә үк өстенлекле темаларның берсе булып кала. Без аңа һәрвакыт мөрәҗәгать итәчәкбез», - диде Зилә Вәлиева.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus