(Чирмешән, 17 гыйнвар, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Узган ел Чирмешән районында 44 сабый туган, ягъни 2020 елдагыдан 14 балага кимрәк. Үткән елның декабрендә 5 йортта бәби чәе узган. Бу хакта Чирмешән районы ЗАГС бүлеге хәбәр итә. Ә нәкъ менә унбиш ел элек, 2006 елда район ЗАГС бүлеге 191 бала тууын теркәгән булган. Бу, ул вакытта, соңгы ун елдагы иң түбән күрсәткеч булган. 2005 елда 229 сабый туган. Моннан егерме дүрт ел элек, 1997 елда 272 балага туу турында таныклык тапшырганнар.