Әлмәттә позитив флешмоб көтелә
2 октябрь – Бөтендөнья елмаю көне уңаеннан Әлмәттә үзенчәлекле флешмоб көтелә.
Анда катнашу өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
– Тукай проспекты, 36/6 адресы буенча фотостудиягә барырга;
– Елмаерга;
– Фотога төшәргә (фотодагы кебек).
ИГЪТИБАР! Фотога төшү БУШЛАЙ. Сораулар буенча Руслан Бажутовка (https://vk.com/ruslan_bazhutov) мөрәҗәгать итә аласыз.
ИҢ МӨҺИМЕ, 2 ОКТЯБРЬ көнне әлеге позитив фотоларны авага куячакбыз! Дусларыгызга сөйләргә онытмагыз!
Елмаеп яшик!