Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эләктерелмәгән каеш фаҗигагә китермәсен

Язгы-җәйге чорда юлларда транспорт саны арта, тизлек көчәя, шулар белән бәйле рәвештә һәлакәтләр дә ешаю күзәтелә. Ә һәлакәтләрдә үлү очракларының күбесендә кешеләрнең куркынычсызлык каешларын эләктермәүләре ачыклана. Быел республикада транспорт чараларының юл читенә төшеп каплануының 287 очрагы теркәлгән, аларда 55 кеше үлгән, 360ы төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган. 90 очракта һәлакәткә юлыгучыларның куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән булган һәм бу 33 кешенең үлеменә китергән.

Тикшерүләр үзәге мәгълүматлары буенча, куркынычсызлык каешлары эләктерелгәндә юл-транспорт һәлакәте вакытында машина йөртүче һәм алгы утыргычта утыручыларның үлемен яки травма алуын – 50, ә арткы утыргычтагыларның 25 процентка киметә. Ә машина әйләнгәндә, исән калу шансы куркынычсызлык каешы эләктерелгәндә, биш мәртәбә югары. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә куркынычсызлык каешы белән җиһазланган транспорт чарасы руль артына утырган машина йөртүче үзе дә, пассажирлар да каеш белән эләктерелгән булырга тиеш. Әлеге кагыйдә үтәлмәгәндә 1 мең сум күләмендә административ штраф салына. Быелның 8 аенда республикада каеш эләктерелмәү, пассажирлардан да эләктерүне таләп итмәүнең 170 мең очрагы теркәлгән. Юлда машина йөртүче гаебе белән бәла-каза килеп чыкмасын өчен тиешле тизлек режимын саклау зарур. Кагыйдәләрне бозмыйча хәрәкәт итү үзеңнең генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең дә иминлеген тәэмин итү икәнен истән чыгарырга ярамый.

12 яшькәчә балаларны машинада йөрткәндә аларны утырту җиһазлары булырга тиеш. Бүген инспектор туктатмады, иртәгә дә шулай булыр әле дип, битарафлык күрсәтеп, каеш эләктерми йөрүне гадәткә кертергә һич ярамый. Куркынычсызлык каешы – ул иминлек җиһазы.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus