(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе елда 2,75 млн кв. метр торак файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу хакта журналистларга ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. «Киләсе елда безнең ведомствоның бурычы — 2,75 млн. кв. метр торак, ә 2023 елда план буенча 2,8 млн кв. метр торак тапшыру», — дип ассызыклады ведомство башлыгы урынбасары. Экспертлар фаразларына караганда, планның якынча 40% — күпфатирлы йортлар, ә 60% — индивидуаль торак төзелеше өлешенә туры киләчәк. Хәзерге вакытта төзелеш үсеше темплары һәм торак тапшыру күләме буенча Татарстан Россия буенча җиденче урында тора. Идел буе федераль округында республика Башкортстан белән бер дәрәҗәдә, 2022 елның гыйнвар-февраль айларында рәсми нәтиҗәләр ясалганнан соң, төгәл позиция билгеле булачак.