Добавить новость

Авиакомпания Royal Jordanian возобновит рейсы из Домодедова в Амман с 15 октября

«Все ошибки уже совершила»: Юлия Пересильд сделала признание в день рождения

В Москве арестовали таксиста-мигранта, обвиняемого в изнасиловании пассажирки

Торфяной пожар ликвидировали в Шатуре



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Айрат Арсланов — «Республикадагы бер генә мөһим иҗади вакыйга да аннан башка узмый»

Драма актёры, нәфис сүз остасы, диктор, эстрада режиссёры Айрат Гәрәй улы Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстан Республикасының Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда ул Татар театр техникумын, 1967 елда — Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгате институтын — ГИТИСны тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген ул 1949 елда, Татарстан өлкә радиотапшырулар комитетында диктор буларак башлый. 1956–1961 елларда, Татар академия театрында тамашачының күңелен яулаган рольләр иҗат итә: алар арасыннан К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасы буенча куелган спектакльдә — Булат, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»ында — Мирвәли, Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» пьесасы буенча куелган спектакльдә — Алиш, Мостай Кәримнең «Кыз урлау»ында — Мөхәммәтша, Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»нда — Басыйр, Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә»сендә — Таһирны күрсәтеп узу артистның иҗат мөмкинлекләрен яхшы күрсәтеп тора. 1961–1967 елларда Айрат Арсланов — Казан телевидение студиясендә диктор һәм актёр. Шул чорда ул үзен кинода да сынап карый. 1961 елда — «Евдокия», 1966 елда — «26 Баку комиссары» фильмнарында төшә.Әмма үз осталыгын нәфис сүз жанрында камилләштерү теләге аны киң концерт эшчәнлегенә этәрә һәм 1967 елдан ул Габдулла Тукай исемендәге Татарстан филармониясенә күчеп, алдагы тормыш һәм иҗат юлын шушы оешма белән бәйли. 1985–1996 елларда Татарстан дәүләт филармониясендә халык коллективлары бүлеге режиссёры булып эшли. Дүрт дистә елдан артыграк Айрат Арслановның тавышы эстрададан, радио һәм телевидениедән татар язучы һәм шагыйрьләренең иң яхшы әсәрләрен яңгырата. Нәфис сүз сәнгатен иң югары кимәлдә үзләштергән артист тыңлаучыларны әсәрнең эченә кереп китәргә мәҗбүр итеп, бер үк вакытта кешедә гүзәллек тойгысы тәрбияли. Ул үзенең дөньяга карашын чагылдырган һәм җиткерәсе килгән фикерләре бер җепкә тезелгән бай репертуар булдыра. Аның Муса Җәлил әсәрләре буенча — «Герой шагыйрь», Габдулла Тукайга багышланган «Шагыйрьнең тормышы», Хәсән Туфан әсәрләре буенча — «Россияннар», шулай ук «Татарстан — минем туган җирем», «Бөек Җиңүгә — 50 ел», Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча — «Милли кайгы» һәм башка программалары, Сибгат Хәким һәм Хәсән Туфан шигырьләреннән, замандаш шагыйрь һәм язучыларның әсәрләреннән төзелгән әдәби-музыкаль композицияләре милли сәнгатьтә зур вакыйга буларак кабул ителә. Артист рус һәм башка милләт классикларының әсәрләрен татар һәм рус телләрендә башкара. 1973 елда Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил әсәрләре Айрат Арсланов башкаруында Бөтенсоюз «Мелодия» фирмасында яздырып алына һәм бөтен Советлар Союзына тарала.  Республикадагы бер генә мөһим иҗади вакыйга да Айрат Арсланов катнашыннан башка узмый дип әйтергә мөмкин. Концерт бригадалары белән ул зур илебезне тоташ диярлек әйләнеп чыга. Күп еллар буе Мәскәү, Ленинград һәм башка зур шәһәрләрнең концерт мәйданнарында татар әдәбияты әсәрләрен пропагандалый, чит илләрдә, шул исәптән Финляндия, Германия, Польша, Венгрия һәм Чехословакия сәхнәләрендә чыгыш ясый. Артистның башкару стиле интонация байлыгы, аһәң төрлелеге, гражданлык пафосы, ихлас лиризм һәм зәвыклы нечкә юмор белән аерылып тора. Ул илкүләм популярлык казана. 1969 елда «Күңелем Ленин белән сөйләшә» һәм «Татарстан минем туган җирем» программалары өчен Айрат Арсланов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 1970 елда нәфис сүз осталарының — Бөтенроссия, 1974 елда — Бөтенсоюз конкурслары лауреаты. 1979 елда аңа ТАССРның халык артисты, ә 1987 елда — РСФСРның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. Илебез халыклары шигъриятен пропагандалаудагы казанышлары һәм иҗади уңышлары өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Айрат Гәрәй улы Арсланов 2010 елның 23 апрелендә Казанда вафат була. Яңа татар бистәсе зиратына җирләнә. Казан шәһәрендәге бер урамга аның исеме бирелә. Чехов урамындагы ул яшәгән йортка истәлек тактасы куела.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Полицейские задержали мужчин, устроивших массовую драку в московском метро

Черный паук раскрыл свои лапы

Обратная связь

Литва разместила укрепления возле Калининградской области

Музыкальные новости

Выставка «Я ты мы другое»

Сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого водителя в подмосковных Люберцах

В Самаре проходит Всероссийская Спартакиада Специальной Олимпиады по мини-футболу «Матч Добра»

Грибная охота: токсиколог Кутушов рассказал, как избежать отравления и собирать только безопасные грибы

Новости России

Прощание с зампредом «Яблока» пройдет 7 сентября на Троекуровском кладбище

В Москве пять посвящённых школьным олимпиадам праздников пройдёт в сентябре

Областное правительство представило предложения по развитию речных пассажирских перевозок депутатам Госдумы РФ

«Я был волком»: Пригожин заступился за Mia Boyka в скандале с девочкой-квадробером

Экология в России и мире

Деловые мероприятия на выставке «Интерткань-2024. Осень» 10-12 сентября

Российский турист прилетел на Кубу и был отправлен назад в Россию по этой причине

Дирекция по управлению персоналом и трансформации АО “Желдорреммаш” провела стратегическую сессию для руководителей служб филиалов компании

В Marins Grand Hotel Астрахань теперь можно зарядить электроавтомобиль

Спорт в России и мире

Кудерметова в паре с Хаочин вышла в четвертьфинал парного US Open 2024

Объявлен состав сборной Казахстана на Кубок Дэвиса

Теннисист Медведев обыграл Боржеша и вышел в 1/4 финала US Open

Медведев о матче с Синнером: «Постараюсь больше думать об «Уимблдоне», чем об Australian Open»

Moscow.media

Cheetah

Начался второй этап реконструкции автодороги Средние Ачалуки - Плиево в Ингушетии

"Руки порезаны до костей": в Таиланде нашли тело туриста из Свердловской области

Девяти свердловским городам добавили денег на ремонт дорог











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Как Финляндия лишила жилья Федосееву-Шукшину и других российских звезд

«ЕР» в Мособлдуме озвучила итоги гуманитарной работы по помощи жителям Курска

Обратная связь

Блогер Гусейн Гасанов погасил долг перед ФНС на 112 миллионов рублей