(Кукмара, 17 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Эльвира Иванова). Татарстан Министрлар Кабинетының төп чаралар планы нигезендә 13 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр Кукмара районы территориясендә команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә.
Кичә Кукмарада Татарстан Республикасы, Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге начальнигы Павел Родионов, аның урынбасары Нияз Галимуллин, район гражданнар оборонасы штабы начальнигы Раушания Минһаҗева катнашында утырыш узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин алып барды.
Чара районның идарә органнарын, гражданнар оборонасы штабын югары әзерлек дәрәҗәсенә китерү максатыннан үткәрелә. Эвакуация чаралары буенча, ягъни Казан шәһәреннән эвакуацияләнгән халыкны, аларның гаилә әгъзаларын район территориясендә урнаштыру эшләре алып барыла.
«Өч көн дәвамында без коткару хезмәтләре җитәкчеләрен, районның гражданнар оборонасы штабын, эвакуацияләнүчеләрне кабул итү комиссиясен әзерләү белән шөгыльләнәбез. Кичә иртәнге сәгать биштә өйрәнүләр башланды, катнашучылар өч көн дәвамында әзерләнгән эшне күрсәтәләр. Без аларның куелган бурычларына җаваплы карауларын күрәбез», — диде Павел Родионов.