(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Иннополис халкы урамда төлке йөргәнен видеога төшереп алган. Видео социаль челтәрләрдә барлыкка килде.
Кадрларда төлкенең йорт янында тыныч кына утыруы күренә. Ул кешеләрдән курыкмый һәм качарга омтылмый.
Иннополис халкы сүзләренчә, бу кыргый җәнлекләрнең шәһәргә беренче генә килүе түгел.
«Безгә төлкеләр дә килде, кабаннарны да күрдек. Гаҗәп тә түгел, урман бөтенләй ерак түгел, шуңа киләләр», - дип сөйләде агентлыкка җирле халык.