(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Тәтеш районы Ильинское авылы янында Идел елгасында өч балыкчының яр буена чыга алмавы хакындагы хәбәр кичә кич килгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-атлар балык тоткан вакытта бозда ярык барлыкка килгән. Ул тагын да зураю сәбәпле, балыкчылар яр буена чыга алмаган.
Вакытлы коткару посты хезмәткәрләре һава мендәрендәге суднода кышын балык тотарга яратучыларга ярдәмгә ашыккан. Балыкчыларга кадәрге ара 35 чакрым тирәсе булган.
Коткаручылар ир-атларны балыкчылар караңгыда кабызган фонарь яктысы буенча эзләп тапкан. Аларны пристаньга эвакуацияләп, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә билгеләп үтүләренчә, республика сулыкларында боз формалашу процессы дәвам итә. Күлләр, буалар, кечкенә елгалар боз белән капланса да, Идел, Кама, Зөя, Нократ кебек зур елгаларда ярыклар, су катмаган ачык урыннар бар әле. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында балыкчыларны иминлек кагыйдәләрен үтәргә һәм юка бозга кермәскә чакыралар.