(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында кайбер урамнар буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Шул хактагы карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында дөнья күргән.
Аерым алганда, 20 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр:
Декабристлар урамы чатыннан Әпсәләмов урамы чатына кадәр Сибгат Хәким урамының ике ягына да;
Сибгат Хәким урамындагы 3нче бинадан алып Сибгат Хәким урамына кадәрге участокта Бондаренко урамының ике ягына да;
Татарстан урамы чатыннан Фатих Кәрим урамы чатына кадәрге участокта Шиһабетдин Мәрҗани урамының ике ягына да;
Шиһабетдин Мәрҗани урамы чатыннан Каюм Насыйри урамы чатына кадәрге участокта Зәйни Солтан урамының ике ягына да транспорт хәрәкәте ябыла һәм парковка тыела.
Моннан тыш, ихтыяҗ булган очракта 25 декабрьдә төн уртасыннан 16.00 сәгатькә кадәр:
Марсель Сәлимҗанов урамыннан Островский урамына кадәрге участокта Артем Айдинов урамының ике ягына да;
Артем Айдинов урамыннан Туфан Миңнуллин урамына кадәрге участокта Спартак урамының ике ягына да;
Островский урамының Марсель Сәлимҗанов урамына кадәрге участогында Һади Такташ урамының ике ягына да машиналар хәрәкәте ябыла һәм парковка тыела.
Башкарма комитетның Транспорт буенча комитеты юл хәрәкәтен оештыру схемасын әзерләргә, шулай ук вакытлы чаралар турындагы мәгълүматны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми ресурсында урнаштырырга тиеш. Тышкы төзекләндерү комитеты исә барлык территорияне тиешле хәлдә тотарга һәм юлларны йөк техникасы яки махсус блоклар белән ябу эшен оештырырга бурычлы.