(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Алёна Низамова). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныштагы зиратында җирләнгән православие динендәге кешенең кабере өстеннән хачны кисеп атуны хулиганлык очрагы дип бәяләде.
«Бу факт безне сагайтты, чөнки безнең зиратыбызда җирләнгән Виктор Кузнецовның кабер өстендәге тәресенә (хачына) тию факты булды. Бу эш буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерүчеләр бу эшне алып бара, ләкин бездә бернинди радикаль мөселманнар дигән әйберләр юк, бу — хулиганлык факты. Инде үзем туганнары белән аралаштым, аларның бөтен таләпләре дә үтәләчәк. Ә районда андый аңлашылмаучанлык юк», — диде район башлыгы.
27 сентябрьдә Актанышның РТС бистәсе зиратында Виктор Смирнов исемле православ динендәге кешене җирләгәннәр. Бу зиратта башлыча мөселманнарны җирли торган булганнар. Смирнов Чаллыда яшәсә дә, Актанышны ярату сәбәпле, үзен шушы төбәктә җирләүне васыять иткән булган. 9 октябрьдә зыярәт итәргә килгән туганнары киселгән хачны күрә. Бу хакта социаль челтәрләрдә мәгълүмат чыккач, бик күпләр тискәре комментарийлар яза башлый.
Район башлыгы районда башлыча (98 процент) татарлар яшәсә дә, башка милләт кешеләре — марилар, руслар да булуын искәртте. Шул сәбәпле, бу зиратны фәкать мөселманныкы дип күрсәтү дөрес түгел дигән фикердә Энгель Фәттахов.
«Бу зират — гомуми, анда татарлар да, руслар да җирләнгән. Районда мари авыллары да бар, руслар да яши. Моңа кадәр бернинди дә каршылыклар булганы булмады. Алла боерса, мондый хәл кабатланмаячак», — диде Энгель Фәттахов.