Бу сүзләрне Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм бүгенге сайлауларда ышанычлы төстә лидерлыкны яулаган Рөстәм Миңнеханов "Казан-Арена"стадионында "Без булдырабыз! Без бергә" бәйрәмендә әйтте.
– Татарстанлылар республикага ышана. Бу сайлауның төп нәтиҗәсе, – диде ул. – Граңданлык позициясе өчен һәркемгә, миңа ышанган һәр сайлаучыга
рәхмәт әйтәсем килә. Хакимият системасы зур ышанычка ия булды. Бу безгә зур җаваплылык өсти. Иң мөһиме – тормыш сыйфаты һәм тынычлык. Россия
Федерациясе ярдәме белән без яңа уңышларга ирешәчәкбез. Татарстан лидер һәм лидер булып калачак та.