Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Альберт Бикмуллин Республикадагы сайлаулар барышын югары бәяләде

“Россия ветераннары партиясе” сәяси партиясенең төбәк бүлеге рәисе, иң мөһиме – халыкта бәйрәм кәефе күзәтелә, дип билгеләп үтте.

“Россия ветераннары партиясе” сәяси партиясенең төбәк бүлеге Татарстанның 18 муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органнары депутатлары вазифасына үз кандидатларын тәкъдим иткән.

Бу хакта бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында урнашкан ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә үткәрелгән брифингта “Россия ветераннары партиясе” сәяси партиясенең төбәк бүлеге рәисе Альберт Бикмуллин белдерде. Ул Татарстанда тавыш бирүчеләрнең шактый актив булуын билгеләп үтте. “Шәхсән үземә тавыш бирергә килгәч, бюллетень алу өчен, чират торырга туры килде”, – диде ул бу уңайдан.

Альберт Бикмуллин фикеренчә, иң мөһиме – халыкта бәйрәм кәефе күзәтелә. “Бу, әлбәттә, һава торышының матур булуына гына бәйле түгел. Татарстан – икътисади яктан нәтиҗәле үсеш ала торган төбәк. Нәкъ менә бу фактор тавыш бирергә килүчеләрнең күтәренке рухына сәбәп булып тора”, – диде ул үзенең чыгышында.

Альберт Бикмуллин билгеләп үткәнчә, Россия ветераннары партиясе – чагыштырмача яшь партия. Аның әгъзасы булып, ветераннардан тыш, 18 яше тулган гражданнар да сайлана ала. Партия зур тормыш тәҗрибәсе булган ветераннарның ватанпәрвәрлек хисләрен, бу идеологияне яшь буынга тапшыруын күз уңында тота.

“Без Россия, шул исәптән Татарстан Республикасы, күләмендә халыкта ватанпәрвәрлек рухының елдан-ел көчәюен күзәтәбез. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү барышында моның шулай икәнлеге тагын бер кат дәлилләнде”, – дип билгеләп узды партия рәисе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus