(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Тынычлык бистәсендә чаңгы узышлары һәм биатлон буенча спорт комплексы төзелешенең барышы белән танышты. «Рөстәм Миңнехановка комплекс концепциясен тәкъдим иттеләр, башкарылган эшләр турында җиткерделәр, алар тәмамлану стадиясендә», диелә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәрендә. Президент чаңгы прокаты пунктын, биатлон һәм ату өчен спорт коралын саклау бүлмәсен карады. Рөстәм Миңнеханов төзелеш темпларын киметмәскә һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә кушты. Чаңгы узышлары һәм биатлон буенча күнегүләр һәм ярышлар өчен спорт комплексы төзелеше эшләре 2019 елдан бирле алып барыла. Объект 2022 елның гыйнварында тәмамланыр дип көтелә. Объектның заказчысы — Татарстан Баш инвестицион төзелеш идарәсе, подрядчы — «Эталон» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.