(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 октябрьдә, Татарстанда һава шартлары начарланыр дип көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы була. Вакыты белән яңгыр, төнлә урыны белән җепшек кар явуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, көчәйгәндә тизлеге 15-16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.
Төнлә һава температурасы урыны белән +1..-4 градус (Казанда — +1..+3 градус) фаразлана. Көндез һава температурасы +3..+8 градуска (Татарстан башкалсында — +5..+7 градус) кадәр күтәрелергә мөмкин. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында җылырак һава торышы көтелә.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә һава температурасы төшүе көтелә, аннары ул янә күтәреләчәк.