(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә әлеге оешмага нигез салынуның 30 еллыгына һәм Татарстанда академик фәннең 100 еллыгына багышланган тантаналы утырыш узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышны Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәләхов «Татарстанның академия фәне: тарих һәм хәзерге заман» доклады белән ачты. Аның сүзләренчә, хәзер академия «икътисадның һәм социаль-мәдәни өлкәнең инновацион тармакларының потенциалын көчәйтү өчен республиканың фәнни иҗади көчләрне берләштерә». Моннан тыш, Мәкъзүм Сәләхов ТР Фәннәр академиясенең республика өчен өстенлекле юнәлешләрне — татар теле, тюркология, нефть эше, экология һәм икътисадны үстерергә, төбәкнең этномәдәни, милләтара һәм конфессияара иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирүенә игътибарны юнәлтте. «Татарстанда тарих һәм мәдәният, тел һәм сәнгать буенча бөтен гамәли продукция, мәктәп һәм югары уку йортлары дәреслекләрен, сүзлекләрне дә кертеп, белгечләребезнең фундаменталь тикшеренүләре нәтиҗәләренә нигезләнә», — дип өстәде ул. Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан галимнәрен ТР Фәннәр академиясенең 30 еллыгы белән котлады. «100 ел элек академия үзәге ачылу һәм 30 ел элек Татарстан Фәннәр академиясен төзү Татарстанның яңа тарихы, аерым алганда, республикабызның 100 еллыгы белән тыгыз бәйләнгән. <…> Безнең республикада академик, тармак һәм югары уку йортлары фәне гармонияле рәвештә туры килә. Шунысы куанычлы, Казанның танылган химия, математика, физика, медицина фәнни мәктәпләре, күп кенә гуманитар тикшеренүләр тармаклары дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан танылган», — диде ул. ТР Дәүләт Киңәшчесе Татарстан Фәннәр академиясе галимнәренә һәм институтларына «Яңарыш» республика фонды эшчәнлегенә ярдәм иткәннәре, республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызуга фәнни ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Безнең гомуми эш нәтиҗәләрен халыкара тану 2014 елда Болгар тарих-археология комплексын, ә 2017 елда Успенский соборын һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү булды», — диде ул.