Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан китап нәшрияты «Ел китабы — 2021» бәйгесендә җиңде

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында чыккан Габдулла Тукайның татар, рус һәм инглиз телләрендәге өч китаптан торган «Сайланма әсәрләре» «Ел китабы — 2021» бәйгесендә җиңүче булды. Кичә «Современник» Мәскәү театрында лауреатларны бүләкләү тантанасы үтте. Нәшриятта хәбәр итүләренчә, «Ел поэзиясе» номинациясендә Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга конкурсның махсус дипломы тапшырылган. «Сайланма әсәрләр» Татарстан китап нәшрияты тарафыннан күренекле татар шагыйре, тәнкыйтьче, публицист, тәрҗемәче, яңа татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) 135 еллыгы уңаеннан чыгарылды. Китапларда Габдулла Тукай иҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр тәкъдим ителә. Һәр җыентыкка шагыйрьнең 120 әсәре кергән. «Сайланма әсәрләр» Габдулла Тукайның «Selected Poetry» китабы нигезендә нәшер ителгән. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә 2011 елда Лондонда чыккан. Китапны төзүче һәм кереш мәкалә авторы — дөньякүләм масштабтагы танылган шагыйрь һәм тәрҗемәче Равил Бухараев. Г. Тукайның әсәрләрен инглиз теленә Равил Бухараев һәм Илья Генн тәрҗемә иткән. Татарстан китап нәшрияты әлеге китапны яңадан бастырырга рөхсәт алды һәм, нәтиҗәдә, татар, рус һәм инглиз телләрендә 3 китап басылып чыкты. «Ел китабы — 2021» конкурсы Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелде. 20 елдан артык инде Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә узган сезонга йомгак ясала һәм елның иң яхшы китабы билгеләнә. Быел конкурста Россиянең 30 шәһәреннән 110 нәшрияттан 700 китап катнашкан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus