Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов һәм SOI вәкилләре Казанны Махсус Олимпиадага әзерләү турында фикерләште

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Махсус Олимпиада (SOI) глобаль хәрәкәте вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Махсус Олимпиада вәкилләре — Special Olympics International башкарма директоры Мэри Дэвис, хәрәкәтнең спорт директоры Лу Лория һәм Махсус Олимпиаданың Европа һәм Азия юнәлеше җитәкчесе Дэвид Евангелиста Рөстәм Миңнеханов белән 2022 елгы Бөтендөнья Кышкы уеннарны 2023 елга күчерү, менталь үзенчәлекләре булган атлетларга имин мохит оештыруны тәэмин итү мәсьәләләре турында фикерләште. Президентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Махсус Олимпиада ярышларын Россиядә, Казанда уздыруга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте. Аның сүзләренчә, төп бурычларның берсе — үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрнең потенциалын мөмкин кадәр ачу. «Без бу вакыйганы, мохит булдыру буенча сезнең белән эшләүне көтәбез, заманча дөньяны күпкә инклюзиврак итү мөһим», — диде Мэри Дэвис. Ольга Слуцкер Рөстәм Миңнехановка спорт дөньясын берләштерү символы булган туп тапшырды. 2022 елгы Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары Казанда 2023 елда узачак. Уеннарның спорт программасы тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм снегоступларда йөгерү буенча ярышларны үз эченә ала. Ярышларда интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган 1900 чамасы атлет һәм дөньяның 100 иленнән килгән юнифайд-партнерлар катнашачак. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus