Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Себер-татар мәдәни үзәге җитәкчесе: Казан төбәкләр өчен дә белгечләр әзерләсен иде

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төмән өлкәсе Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева фикеренчә, Казанда чит төбәкләр өчен дә белгечләр әзерләнергә тиеш. «Тубыл педагогик институтында татар кафедрасы ачылган иде. Анда татар теле укытучыларын әзерләделәр. Элек татар теле укытыла торган 119 мәктәп ачылган булса, хәзер андый мәктәпләр иллегә калды. Тубыл педагогика институтында татар кафедрасы ябылды, шуңа күрә татар укытучылары җитеп бетми», — диде ул Милләт җыенында. Гөлсинә Ташкеева Төмән өлкәсендә 1960 елга кадәр татар теле укытылуын искәртте. «Казаннан татар теле укытучылары килеп белем биргән, уку-әсбаплар белән тәэмин итеп торганнар. 1960 елдан соң татар мәктәпләре ябыла башлаган. 1990 елларда милләтебезгә игътибар арткан иде», — дип искә алды ул. Үзәк җитәкчесе мәдәният өлкәсендә дә белгечләргә кытлык булуын әйтте. «Шуның өчен Казанның уку йортларында төбәкләр өчен белгечләр әзерләсеннәр иде. Мәдәни тормыш гөрләп торса да, бу гына татарлыкны саклап калу өчен бик аз», — ди ул. Гөлсинә ханым халык саны буенча, Төмән өлкәсендә татарларның икенче урында торуын, Тубылда 37 процентка якын татар яшәвен әйтте. «1990 елда Тубылда татар үзәге ачылды. Анда фәнни-тикшеренү бүлеге, җыр-бию, театр, радио-телевидение бүлекләре бар иде. Барлыгы 190 штат ачылган булса, бүгенге көндә 17 штат урыны калды», — диде җитәкче. Гөлсинә Ташкеева Мәгариф һәм мәдәният өлкәләре буенча квалификацияне күтәрү курсларын ешрак уздырырга сорады. «Китапларда татар халкы турында кимсетә торган мәгълүматлар бирелмәсен иде», — дигән теләген җиткерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus