Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Апасның Түбән Барыш авылында Асия Хәйруллинаның 100 еллыгына багышланган кичә булды

(Апас, 24 сентябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ », Ландыш Гайнуллина). Апас районының Түбән Барыш авылында күренекле артистка, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең беренче лауреаты, атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Асия Хәйруллинаның 100 еллыгына багышланган искә алу кичәсе булды. Асия Хәйруллинаны искә алырга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан күренекле артистлар да кайткан иде, шулай ук артистканың якыннары, туганнары, райондашлары да җыелды. «Әнием гомере буе туган авылын, аның гүзәл табигатен, кешеләрен, туган нигезен сагынып яшәде, балачак елларын беркайчан да күңеленнән чыгармады. Яңа клуб ачылыр алдыннан клубка әниемнең исеме биреләчәген әйткән иде һәм ул гамәлгә ашты. Бу минем өчен дә зур горурлык булды. Менә бүген аның истәлегенә музей да ачылды», — диде артистканың кызы Наилә Кумысникова. «Музей киләчәктә тагын да тулыланыр, тагын да баетылыр дип ышанам. Мин әниемнең якты рухын мәңгеләштерүләре өчен авыл халкына, җирлек башлыгы Рузия Низамовага, Апас районы җитәкчеләренә олы рәхмәтле», — диде ул. Мәшһүр артистканың истәлегенә багышлап ачылган музейда артистның фотосурәтләре, сәхнә киемнәре, язмалары, китаплары урын алган иде. Артистканың шәкертләре, мәдәният әһелләре, күренекле шәхесләр остазлары турында җылы фикерләр әйтте, хатирәләр уртаклашты, күңел түрләреннән чыккан җылы хисләрен белдерде, җырлар багышлады, сәхнә өзекләре тәкъдим иттеләр. «Асия апа укытучы буларак таләпчән, җитди, шул ук вакытта бик ярдәмчел дә иде. Ул безне матур әдәби телдә сөйләшергә, дөрес аралашырга өйрәтте. Артистка буларак яктылыгы, сәхнәдә чәчрәп торучанлыгы белән дә халык күңелен яулады ул. Асия апаны берничек тә онытып булмый, яраткан остазым күңелемдә мәңге яшәр», — дип искә алды Әсхәт абый Хисмәт. Фирая апа Акбарова артистканың якын туганы. Үзе дә сәхнә остасы булып китүендә апасының өлеше зур дип саный. Кечкенәдән аның кебек танылган артистка булу хыялы белән янганы турында сөйли ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus