Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россия мөслимәләрен «Яшь килен» проектында катнашырга чакыралар

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Яшь килен» проектының яңа сезонын башлый. Анда Казан кызлары гына түгел, Россиянең башка төбәк вәкилләре дә катнашырга теләк белдергән.

Курсларда 18 яшь тулган һәм өлкәнрәк мөслимәләр катнаша ала. Проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматында да үткәреләчәк, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Оффлайн-курслар 12 октябрьдә башлана һәм сишәмбе көнне кичке сәгать җиденче яртыдан тугызынчы яртыга кадәр (18:30дан 20:30га кадәр) бара. Курсларга  шушы сылтама аша  язылырга мөмкин. 

Курс программасына түбәндәгеләр керә: 

5 видео-дәрес: танышу (хитба), никахлар, хокук һәм бурычлар, никах килешүе, талак;

5 тикшерү тестлары;

7 дәрес: хатын-кызлар гаурәте һәм татарларда хиҗаб. Ир белән хатын арасындагы хокуклар һәм туганнар белән мөнәсәбәтләр турында. Хатын-кызлар физиологиясе һәм Исламда контрацепция мәсьәләләре;

3 дәрес: психолог, сексолог, Хәнәфи мәзхәбендә остаз;

2 марафон: сөннәт буенча йорт хуҗалыгын алып бару һәм эмоциональ интеллект;

Телеграмда гаилә һәм мәхәббәт турында аятьләр, хәдисләр, цитаталар, риваятьләр тупланган канал;

Инстаграмда турыдан-туры эфирлар өчен ябык канал һ. б.

Моннан тыш, курсларда катнашучыларны бүләкләр һәм биш күчтәнәч-очрашу көтә. Мөслимәләр татар гореф-гадәтләре турында сөйләшә, кинозалга һәм фотосессиягә бара, әниләр белән очраша һәм ябылу тантанасында катнаша (алдагы курсларда кызлар атларда йөрде, батут паркында булды һәм табигатьтә очрашты).

Онлайн-курслар да  12 октябрьдә башлана. Онлайн һәм оффлайн курсларның программасы охшаш: очрашулар һәм дәресләр вакытында Инстаграмм социаль челтәрендә ябык каналда турыдан-туры эфирлар була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus