Инвестор Баталов спрогнозировал рост стоимости аренды квартир в крупных городах

Зрители Наро-Фоминска погрузились в мир героических мелодий

В пойме московской реки Котловки создается спорткластер и зона отдыха

«Лечат заболевания ЖКТ»: диетолог Королева рассказала о пользе яблок

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лилия Гадел: Мәскәү татарлары штабы проектларын башка төрки халыклар да хуплый

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 13 сентябрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында Мәскәү татарлары штабының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Гадел белән очрашу турында Эльмира Шәвәлиева язмасы «Бердәмлек» газетасында чыкты. Самаралылар, Мәскәү татарлары штабы эшчәнлеге белән кызыксынып, күпсанлы сорауларын яудырдылар. Кунак башкала татарлары тормышын төсмерләргә бай һәм кызыклы итеп тасвирлады. Үрнәк алырлык эшләре байтак булып чыкты. — Мәскәү татарлары штабын егерме дүрт елдан артык Рөстәм абый Ямалиев җитәкли, — дип сөйләп китте Лилия ханым. — Бүген Штаб бөтен Россиягә дә танылган зур оешма. Аның максаты — яшь татарларны берләштерү, күңелләрендә үз милләте, гореф-гадәтләре һәм тарихы, туган теле белән горурлану хисләре уяту. Хәзерге интернет заманында цифра технологияләреннән актив куллануны кулай күрәбез — социаль челтәрләрдә табышу, дуслар белән аралашу, кавышу, конкурсларда катнашып җиңүләргә ирешү, авыр чакта бер-береңә терәк булу… Рөстәм Фәез улы үзенең эшчәнлеген башлап кына җибәргән елларда да алдына куелган максаттан чигенүне күз алдына да китермәгән. Кул кушырып, Ходай биргәнне көтеп утырып кына эш барып чыкмый, дип саный ул. Үзеңнең көчеңә, якты идеалларыңа таянып, фикердәшләр табып һәм бергә эшләп кенә зур уңышларга ирешеп була. Нинди генә чара булмасын — Сабан туемы, искә алу кичәсеме, остаханәләр яисә китап чыгару эшләреме, танылган милләттәшләр белән очрашу кичәсеме — аларны яхшы нияттә, милләтең, яшь буын татарларын милләт эшләренә тарту нияте белән янып башкарырга кирәк. «Хәрәкәттә — бәрәкәт» дигән сүзләрне истә тотып, 24 ел буе оешма эшчәнлеге бер генә көнгә дә туктап тормаган. Хәтта үткән елгы пандемия вакытында да Ютуб каналында һәм социаль челтәрләрдә төрле елларда һәм пандемия вакытында төшерелгән фильмнар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, галимнәрнең татар милләтенә багышланган хезмәтләрен эфирга чыгарып тордык. Яшьләрнең кү-бесе әлеге роликларны карап, телләрен чарладылар, татар тарихы һәм мәдәнияте белән танышып тордылар. Пандемия чорында да, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, җанисәпкә багышланган видеотасмалар урнаштырып, халыкны үз тирәбездә тота алдык. Мәсәлән, ТАССРның 100 еллыгына татарлар турында 100 фильм һәм атаклы татар галимнәре, артистлар, укытучылар, сәясәтчеләр белән яздырып алынган видеолар күрсәтеп бардык. Штаб активистлары башында мәдәниятебезне, телебезне алга этәрү буенча әле тагын бик күп идеяләр бар, һәм алар барысы да тормышка ашырылачак. Алар, вакыт һәм көч белән санлашмыйча, син эшлә дә мин эшлә дип тормыйлар, кайда булса барырга, кемгә дә булса ярдәм итәргә, нәрсә дә булса оештырыга кирәк дисәң, шундук килеп җитәләр. Мәскәү татарларының күбесе үз бизнесын алып баралар, шуңа штаб оештырган проектларга матди ярдәм күрсәтеп торырга мөмкинлек табалар. Иң мөһиме — безнең проектлар татарлар арасында гына түгел, башка төрки халыклар арасында да аңлау таба. Ул гына да түгел, күпчелек проектлар төрки телле халыклар белән бергә башкару өчен языла. Оешма Мәскәүдә һәм регионнарда яшәүче 2500 рәсми әгъзаны берләштерә, без бөтен социаль челтәрләрдә дә бар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Мәскәү татарлары штабы каршында берничә аерым клуб эшли. Мәсәлән, «Гиппократ» клубы табибларны һәм студентларны, медицина хезмәте ветераннарын берләштерә. Шулай ук Офицерлар җыелышы, Төбәкне өйрәнүчеләр, «Деловой», яшьләрнең «Мафия» интеллектуаль клублары эшләп килә. Без штабка килүчеләрнең нәрсә белән кызыксынуларына карап, шул теманы яхшы белгән кешеләр белән таныштырырга, уртак тел, уртак эш белән дуслаштырырга тырышабыз. Шундый бер җыелышта бер хатын торып басты да: «Минем Бөрйән умарталарын саклап калу белән шөгыльләнәсем килә», — дип әйтеп салды. Шунда ук берничә умартачы кул күтәрде һәм алар, җыелышып, үз темалары буенча татарча аралаша башладылар. Шулай итеп, кешенең бөтенләй башка өлкәгә кагылышлы кызыксынуы татар телен саклап калуга китерә. Дөресен генә әйткәндә, безне үзебезне дә Бөрйән умарталары кебек бетеп баручы милләт дип атарга була. Тик өстән төшерелгән фәрман буенча, яисә берничә активистның тырышлыгы белән генә Бөрйән умартасын да, татарны да саклап калып булмый. Бөтен күчебез белән ябырылсак кына нәтиҗәгә ирешә алачакбыз. Бу юлда бигрәк тә Хәйрия акцияләре уздыру отышлы. Без Мәскәү һәм Мәскәү регионы мохтаҗларына, Татарстанның балалар йортларына, Анжела Вавилова исемендәге фондка һәм хосписка, олы яшьтәге кешеләргә, күп балалы гаиләләргә ризык белән һәм акчалата ярдәм күрсәтеп торабыз. Ел саен штаб Мәскәүдә, Сергачта, Ижауда, Түбән Камада, Казанда чыгып килүче татар газета-журналларына язылып, халыкка бушлай тарата. Ә мәгърифәтчелек, аң-белем тарату эшчәнлеген әйдәп баручы галимнәр, академиклар, дин әһелләре алып баралар. Сүз уңаеннан, тик безнең штабта гына Аксакаллар шурасы бардыр, дип уйлыйм. Ул 150ләп тәҗрибәле һәм күренекле милләттәшләребезне берләштерә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Вторая художественная академия атомных городов стартовала в городе-спутнике Калининской АЭС

Зрители Наро-Фоминска погрузились в мир героических мелодий

Барбер Джураев: Промес делает все для того, чтобы вернуться в Россию

Лекция о коммуникациях пройдет в Центре перспективных разработок московского транспорта

Музыкальные новости

Муж Анастасии Заворотнюк внезапно заявил о болезни Татьяны Навки

Слуцкий: семьям низкоквалифицированных мигрантов закроют въезд в Россию

Собянин сообщил о скором открытии двух поликлиник в Зюзине после реконструкции

Назначен новый директор филиала «Южный» ООО «ЛокоТех-Сервис»

Новости России

Вторая художественная академия атомных городов стартовала в городе-спутнике Калининской АЭС

Школу № 74 в Раменках отремонтируют по новому стандарту

В пойме московской реки Котловки создается спорткластер и зона отдыха

Зрители Наро-Фоминска погрузились в мир героических мелодий

Экология в России и мире

Муж Анастасии Заворотнюк внезапно заявил о болезни Татьяны Навки

Волгужев Кирилл Владимирович ( псевдоним Кирилл Вечер)

Эксперт "Норникеля" перечислил условия для достижения независимости российской промышленности

Чудеса в океане

Спорт в России и мире

Павлюченкова снялась с турнира WTA в Мексике из‑за травмы

Сафиуллин обыграл Беллуччи и стал победителем турнира ATP Challenger

Двумя сетами завершился финал Соболенко — Пегула в Цинциннати

Арина Соболенко повторила уникальное достижение

Moscow.media

Суд снова на стороне "Кировского": попытка мэрии по дешевке выкупить магазин на ВИЗе провалилась

Куркиёкская весна

Виновник смертельного ДТП у ТЦ "Алатырь" вернулся в Свердловскую область

Жемчужина Владимирской области, Покрова на Нерли.











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Зрители Наро-Фоминска погрузились в мир героических мелодий

В Комплексном центре Сокольского района хранится книга «Бабушкины рецепты» с Международной выставки «Россия»

«Лечат заболевания ЖКТ»: диетолог Королева рассказала о пользе яблок

Школу № 74 в Раменках отремонтируют по новому стандарту