Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнехановны алты инвестицион проект белән таныштырдылар

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда Республика Инвестиция советының чираттагы утырышы узды. Утырышта алты инвестиция проекты расланды. Проектлар турында фикер алышуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Инвестицион үсеш агентлыгы (АИР) башлыгы Талия Миңнуллина һәм компания вәкилләре катнашты. Миңнуллина сүзләренчә, пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, Татарстанда эшлекле активлык үсә. «2021 елның беренче яртысында республикада шәхси капитал кертемнәре узган елның шул чоры белән чагыштырганда 23 процентка арткан. Әлеге тренд ел ахырына кадәр дәвам итәр дип өметләнәбез», — диде Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы. Узган киңәшмәдәге конкрет проектлар турында әйтсәк, Миңнуллина расланган проектларның гомуми инвестицияләр күләме 4,8 миллиард сум булуын белдерде. «Бу проектлар нәтиҗәсендә бездә 1,6 мең яңа эш урыннары барлыкка киләчәк. Проектлар төрле юнәлештәге — программа тәэмин ителешеннән алып төзелеш тармагына кадәр», — диде Талия Миңнуллина. Аның сүзләренчә, тәкъдим ителгән һәрбер инвестицион проект гамәлгә куелганда республика икътисадының төрле тармаклары үсешенә уңай хезмәт итәчәк, аның көндәшлеккә сәләтен һәм тотрыклылыгын арттырачак. Утырышта каралган проектларның берсе – Казан белгечләре эшләгән Round мобиль кушымтасы. Ул мәктәп укучылары һәм студентларга үзләренә киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итә. «Мегастрой» компанияләре төркеме президенты Владимир Малыгин Яшел Үзән районында яңа логистик бүлү үзәге булдыру проектын тәкъдим итте. Шулай ук киңәшмәдә «РариТЭК» компаниясенең республикада газомотор техникасы өчен инфраструктураны җәелдерү проектын да расладылар. Сүз газомотор ягулыгы салу өчен яңа станцияләр төзү һәм әлеге тармакны үстерү өчен башка төрле нокталар булдыру турында барды. Тәкъдим ителгән башка проектлар лифт җиһазлары җитештерү, яңа индустриаль парк булдыру һәм пластик тәрәзәләр җитештерүне оештыру белән бәйле иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus