Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйнәб Фәрхетдинова: Туган телләр поездын күрергә быел беренче мәртәбә метрога төштем

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Туган телләр поездын күрергә дип быел беренче мәртәбә метрога төшкәнен әйтте.

20 сентябрьдән Казан метросында туган телләр поезды йөри башлады. Алты вагонлы бер состав эчтән дә, тыштан да милли этник бизәкләр белән бизәлгән, аларда сөйләм фразалары, төрле телләрдә популяр гыйбарәләр, мәкальләр язылган. Әлеге проектны Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Казан мэриясе тормышка ашырган.

«Поезд ошады, бик матур бизәлгән. Мин моны яхшы яңалык буларак кабул иттем. Кешеләрнең инстаграм сәхифәләрендә чыккач, бик кызыгып караган идем. Мин аны бер вагон гына дип уйладым, ә ул тулаем поезд икән. Вагоннары төрле милләтләргә багышланган. Метрога соңгы мәртәбә былтыр кыш көне төшкән идем. Бу юлы поездны карарга чакырдылар да, шатланып бардым», — диде Зәйнәб Фәрхетдинова.

Казанда Туган телләр поездын булдыру идеясен татар теле укытучысы, «Сәлам» дәреслеге авторы, милли активист Рашат Кашапов тәкъдим иткән. Казан мэриясе моны хуплап, тормышка ашырырга булган. Поезд бизәлешенең дизайн-макетын ясау биш айга якын барган.

«Поездның дизайн концепциясен булдыру һәм аны эчтәлек белән баету параллель рәвештә барды. Татарча текстларны өч кеше — мин, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин, журналист Римма Бикмөхәммәтова тупладык. Татар китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева текстларның редакторы булды», — диде Рашат Кашапов.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова милли бизәлешле поездның ел азагына кадәр йөриячәген әйтте. Поезд халыкка ошаса, ул аның срогын озайту мәсьәләсен карарга мөмкин икәнен белдерде. Проектның максаты Казан халкында һәм кунакларда телләргә кызыксыну уяту булган. Юлда барганда төрле халыкларның киң кулланышта булган сүзләрен күреп, истә калдырырга мөмкин.

«Поезд өч зур вагоннан тора. Озынлыгы буенча ул алты вагонлыга тиң, шуңа күрә аның бизәлеше алты өлештән тора. Беренче өлеше рус телендә Казан һәм Татарстан турында мәгълүмат бирә. Икенчесендә — татарлар турында рус телендә язылган. Өченчесе — бары тик татарча бизәлгән. Калганнарында Татарстанда яшәүче башка милләтләргә күзәтү ясала», — диде Гүзәл Сәгыйтова.

Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, туган телләр поезды турында мәгълүмат Чувашия Республикасы матбугатында да таралырга өлгергән. Чувашлар Казанда үзләренең туган телләренә дә игътибар бирелгәне өчен рәхмәтләрен җиткергәннәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus