Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр мохтаҗларга гошер сәдакасы җыю акциясенә кушылды

(Яңа Чишмә, 23 сентябрь, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре» ). Татарстанда гошер сәдакасы җыю һәм республикада яшәүче мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү буенча традицион акция дәвам итә. Бу акциягә Яңа Чишмә районында яшәүчеләр дә кушылды.

Аз керемле халык өчен продукция җыю белән мөхтәсибәтләр 2017 елдан бирле шөгыльләнә. Теләге булган һәркем шәхси хуҗалыкта җыелган уңышының бер өлешен мәчеткә тапшыра ала. Анда бәрәңге, кәбестә, чөгендер, суган, кишер һ. б. кабул итәләр.

Мохтаҗларга гошер сәдакаларны тарату аларның милләтенә һәм нинди диндә булуына карамастан башкарылачак. Әйтик, мөселман кешесе аз керемлеләргә сезон эчендә җыелган уңышының уннан бер өлешен бирергә тиеш.

Район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов сүзләренчә, гошер сәдакасы җыю сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Хәзер ул районның барлык мәчетләрендә җыела. Чаллы Башы мәчетендә 2,3 тонна продукция җыеп, Яр Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсенә илткәннәр.

«Җыю тәмамланганнан соң продукциянең бер өлешен Картлар йортына, „Ак мәчет“ мәдрәсәсенә бирергә, шулай ук Яңа Чишмәдәге мәдрәсәгә калдырырга да ниятлибез», — диде районның имам-мөхтәсибе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus