Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ульяновскида «Бердәмлек» милли китапханәсе ачылды

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). «Мәдәният» илкүләм проектының төбәк тематик атнасы кысаларында Ульяновскида «Бердәмлек» дип исемләнгән 17нче модельле китапханә ачылды. Яңартылган мәдәният учагын ачу тантанасында Ульяновск өлкәсе башлыгы Алексей Русских катнашты. Бу турыда «Өмет» газетасы сәхифәсендә хәбәр ителә. «Бүген без яңартылган 17нче китапханәне рәсми рәвештә ачабыз. Биредә озак еллар дәвамында халыклар арасында дуслыкны ныгыту, милли гореф-гадәтләр һәм йолаларны, традицияләрне саклап калу буенча зур эш алып барыла. Милли китапханәдә, чынлап та, бик күп эшләр башкарылган — капиталь ремонт ясаганнар, заманча җиһазлар юнәткәннәр, китап фондын яңартканнар», — диде Алексей Русских. «Мәдәният учагы белгечләре киләчәктә мигрантларны адаптацияләү белән шөгыльләнергә җыеналар, аларга җирле мохиткә җайлашырга ярдәм итәчәкләр. Күп функцияле киңлеккә әверелгән китапханәдә китап уку, рәхәтләнеп ял итү, төрле чаралар үткәрү өчен бөтен шартлар тудырылган», — дип сөйләде ул. 17нче милли китапханәне үзгәртү максатында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Мәдәният» илкүләм проекты буенча федераль һәм муниципаль бюджетлардан 6,25 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Яңа гына ачылган китапханә базасында яшьләр өчен «Кино+Китап» дип аталган кинолекторий эшләячәк, шулай ук милли телләрдә нәфис фильмнар карау мөмкинлеге бар. Егетләр һәм кызлар өчен «Лобби зона» дип исемләнгән яңа киңлек булдырылган, биредә алар дуслары белән очрашып, иҗади осталыкларын камилләштерәчәкләр. Ә өлкән буын вәкилләрен компьютер грамоталыгына өйрәтү күздә тотыла. Өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова белдерүенчә, шундый ук күп функцияле киңлек шушы көннәрдә Сенгилей шәһәрендә ачылган, ә ел ахырына кадәр федераль үрнәктәге китапханә Димитровградта эшли башлаячак. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин китапханәнең татар бүлеге белгече Гөлфия Сәмигуллинаның барлык татар оешмалары белән дә актив хезмәттәшлек итүе хакында сөйләде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus